Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Автобус... белешмәләр “бюро”сы?

"Норма-Кече Лызи" автобусына күптән утырганым юк иде. Керүгә, күзем шофер кәнәфие артындагы саклагыч пыялага төште: җете төсләре белән үзенә тартып торучы плакатны күрми калу мөмкин түгел шул.

Якыннан барып карагач, аның район турында сөйләүче, шактый бай мәгълүматлы чыганак булуы ачыкланды.
Уртада - район картасы, аннан астарак Балтач бистәсенең урам исемнәре язылган карта. Ә тирә-якта район җитәкчелеге, оешма-предприятиеләр, хезмәт күрсәтү объектлары турында мәгълүматлар. Җитәкчеләре төсле рәсемнәр белән бирелгән, исем-фамилияләре, адрес, телефон номерлары язылган.
- Мондый плакатлар барлык автобусларга да куелдымы? - дип кызыксынам шофер Фәнис Вафиннан.
- Юк, әлегә ул бездә генә. Җитәкчебез Мөнир Сабиров бүләк итте, - ди ул.
- Кирәге чыгамы соң? Караучы, кызыксынучы бармы? - минәйтәм.
- И-и, бездән нәрсә турында гына сорамыйлар?! - дип көлә Фәнис. - Бигрәк тә Балтач урамнары язылган карта шәп булды. Урам исемнәрен белеп, хәтерләп бетерә торган түгел бит. "Шул-шул урамга бару өчен кайда төшеп калыйк икән?"- дип сораучыларга хәзер җавап табу бик җиңел.
Моңа кадәр дә төгәл йөрүе, Фәнис һәм кондукторы Зәлидәнең ипле, итәгатьле булуы һәм бик тә кирәкле маршрут булуы белән райондашларны сөендерүче "Норма-Кече Лызи" автобусы хәзер белешмәләр бюросы ролен дә үти, димәк...
Фото: http://vg-news.ru/news/20130750955.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250