Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Автобус тукталышларында павильоннар юкка чыккан

Балтач бистәсенеӊ Кече Лызи авылы ягына бара торган автобус йөри торган олы юлда берәм-берәм автобус туктый торган павильоннар бер-ике көн эчендә юкка чыккач, әллә бу тукталыш корылмалары юл хәрәкәтен оештыру тәлапләренә туры килмичә, җыеп алындымы, дигән сорау туды.

Берәр көннән, алынган павильонннар янында Балтач юл төзү һәм ремонтлау оешмасы егетләренеӊ күргәч, «эчкә җылы керде». Балтач МДСУ-1 оешмасыныӊ баш инженеры Дефак Авхадиев: «Автобус тукталышлары йөри торган юлларныӊ үзенә үк урнаштырылган, бу исә автобус артыннан хәрәкәт иткән машиналарга, җәяулеләргә комачаулык һәм куркыныч тудыра. Шунлыктан, юлларны тотуга каралган чыгымнардан, Балтач бистәсендә урнашкан, әлегә 5 автобус тукталышыныӊ торышын үзгәртергә булдык. Киләчәктә дә бу эшне дәвам итәрбез, дип уйлыйм».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250