Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Авыл клублары» программасы буенча Түнтәр авылында мәдәният учагы төзелә (фото).

«Авыл клублары» программасы буенча җирекләрдә төзелә торган мәдәният учакларыныӊ быелгысы Түнтәр авылында булачак. 200 урынлы, мәһабәт бинаныӊ зәвык белән стеналары инде төсле кирпечтән өелгән, түбәсен калай белән яптырып, тәрәзә ишекләрне куеп, эчтәге эшләрне башкарып чыгасылары калып бара.

Биредә җирле үзидарә офисы, халыкка медицина хезмәте күрсәтү пункты өчен дә бүлмәләр булачак. 11 миллион сумнан артыкка төшә торган бу бинаны «СтройГрад» ширкәте төзи. Исеме яӊарак ишетелсә дә, бу үзебезнеӊ район төзү оешмасы. Наил Сафиуллин җитәкләгән, элекеге «Стройсервиз» оешмасыныӊ дәвамчысы алар.
Заманында Шубан төп белем бирү мәктәбен, архитектурасы белән ерактан ук үзенә тартып торган Ор авылы мәдәният йортын, шулай ук Республика Программасы буенча Алан һәм Әтнә авылларындагы куп функцияле үзәк, Балтач бистәсендә район прокуратура биналарын төзү, район эчке эшләр бүлеге бинасына ремонт, район элемтә һәм почта бүлеге урнашкан бинаны үзгәртеп кору, шул вакытта ветеранннар өчен югары сыйфат белән йортлар җиткерү, мәктәпләр ремонтын тиешенчә башкарып чыгу - болар барысы да шушы бер оешма башкарган эшләр.
«Оешманыӊ иӊ зур байлыгы - аныӊ кешеләре», ди Наил Сафиуллин. Моннан 30 ел элек эшен башлаган оешманыӊ төп көчен 20-30 кеше тәшкил итә. Районыбызда эш күләме кимегәч, Биектау районынында, күрше Киров өлкәсе Малмыж районында да хәйран эшләр башкарырга өлгерәләр алар. Менә бу бинаныӊ да нигезенә инде октябрь ахырында тотынып, кыш көне стена өяргә мөмкинлек булдырганнар. Нәтиҗәсе - күз алдында.
Бу төзелешкә турыдан-туры тәҗрибәле мастер Фәнис Галимов җитәкчелек итә. Ул Балтач мәктәбеннән соӊ Лаеш техникумыныӊ төзелеш бүлеген тәмамлый, оешмада 2001 елдан бирле. Гади эшчедән башлап мастер дәрәҗәсендә алда саналган күп төзелешләргә турыдан-туры җитәкчелек итә ул.
Бинаныӊ стенасын күтәрүдә Вячеслав Васильев, Ильнар Гарифҗанов, Рафил Минһаҗев, Рөстәм Габделхаковларныӊ эшен югары бәяләп, хәзерге вакытта түбә эшләре белән шөгельләнүче Ренат Галиев, әтиле-уллы Ирек һәм Илнар Ивановлар, Васил һәм Расил Хабибрахмановларны мактарга онытмады. Эретеп ябыштыручы Ренат Зәкиевныӊ үз эшенеӊ остазы булуын да билгеләп үтте.
Ничек кенә булса да, июль ахырында яхшы сыйфат белән файдалануга тапшырыр өчен тырышачакбыз, ди ул. Бу тормышка ашар дип уйларга нигез бар. Җирлектә урнашкан күмәк хуҗалык җитәкчесе Рамил Гыйлмуллин¸ җирлек башлыгы Юрий Перфилов төзелеш барышы белән көндәлек кызыксынып торалар, ниндидер ярдәм кирәк булса, алардан каршылык юк диләр, төзүчеләр.
Түнтәр авыл халкы мәдәният өлкәсенә электән битараф түгел, шушындый гүзәл бина хуҗалары булгач, бу авыл үзешчәннәре Татарстан АССРныӊ - 95, Татарстан Республикасыныӊ 25 еллыгын, Балтач районы оешуга 85 еллыкны лаеклы каршылап, үзләренеӊ чыгышлары белән баетырлар, сәнгать күгендә яӊа йолдызлар кабызырлар дигән ышаныч зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250