Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Авырлык килгәч

«Сәламәтлек - зур байлык» дигән сүзләр белән тулысынча килешәбез. Ә сәламәтлегең какшап киткән очракта, без, һичшиксез, табибларга мөрәҗәгать итәбез.

Кызыбыз Гөлшан Шиһабетдинова белән, көтмәгәндә, хастаханә юлын таптарга туры килде. Кызыбызның эче авыртып, район хастаханәсенең хирургия бүлегенә эләктек, операция ясадылар. Яшь булуына да карамастан, хирург Ирек Әнәсович Кәлимуллин үзен кыю табиб буларак күрсәтте, барысы да уңышлы тәмамланды. Әти-әни буларак, авыр чакта балабызга ярдәм күрсәткәне өчен бу кешегә рәхмәтебез чиксез. Барлык хирургия бүлегендә эшләүче табибларга, шәфкать туташларына авыр эшләрендә уңышлар гына елмаюын теләп калабыз. Йөзләрегез һәрчак көләч булсын, күңелегез ярдәмгә ашкынып торсын, рәхмәт сүзләре генә ишетеп гомер кичерегез!!!
Чапшар авылыннан Шиһабетдиновлар гаиләсе

Мельничная авылында туып-үсеп, шул авылда гомер кичергән кадерле, якын кешебез Афанасий Степанович Степанов каты авырудан соң арабыздан китеп барды. Әтиебез авырган вакытта Чепья хастаханәсе табиблары һәрвакыт ярдәм итеп торды, аларга рәхмәтләребез чиксез. Авылыбыз фельдшерлары ашыгыч ярдәм күрсәтергә һәрвакыт әзер иде, рәхмәт аларга. Авыр вакытта рухи һәм матди ярдәм күрсәткәннәре өчен «Труд» җәмгыятенә, Чепья мәктәбе һәм шәхси эшмәкәр Ф.Т.Ситдыйков коллективларына, социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләренә, күршеләребезгә, барлык туганнарга һәм авылыбыз халкына рәхмәт. Гаиләләрегез тыныч, сәламәтлегегез нык булсын, иминлектә яшәгез.
Мәрхүмнең балалары һәм тормыш иптәше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250