Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ай календаре буенча яшелчә чәчү вакыты

Томат Уртача өлгерешле томатларны мартның 11, 13, 16, 17сендә, ә Себер селекцияле иртә өлгерешлеләрен - 21ендә чәчү уңышлы санала.

Үсентеләрне тәүлегенә 12шәр сәгать яктыртам, ике чын яфраклы чакта ярты литрлы савытларга берәмтекләп күчереп утыртам. Майның өчесе көнне (ай календаре буенча, быел 9 майга чаклы калган көннәр томат күчерергә уңайсыз санала) теплицага күчерергә ниятлим, ачык грунтка, кыраулар куркынычы беткәч, июньнең 7сендә яки 13ендә утыртачакмын.

Баклажан
"Алмаз" кебек иртә өлгерешлеләрен мартның 11-12сендә чәчәргә ярый. Күчереп утыртмавың хәерле. Тыгыз тишелсә, ике чын яфрагы чыккач, саклык белән пикировка ясарга була. Теплицага майның 9-11, 19-20ендә, ачык грунтка июньнең 13-15ендә күчереп утыртабыз. Температура плюс 15 градуска чаклы төшсә, өстенә тукылмаган материал каплыйбыз.

Борыч
Иртә өлгерешлесен 11-13 мартта чәчәргә була. Ике чын яфрагы чыккач, бе-рәм-текләп пластик стаканнарга күчерәм. 9-11 майда теплицага утыртырга ниятлим. Ачык грунтта үстергәндә, 70-80 көнлек рассаданы июньнең 13-14ендә түтәлгә күчерү хәерле.

Кыяр
Теплицада үстерү өчен, үз-үзләрен серкәләндерә торган сортларның орлыкларын апрельнең 9ында, ә ачык грунтта пленка астында үстерү өчен - 20 апрельдә аерым стаканнарга чәчәбез, 3-4 чын яфрагы формалашкан чорда, якынча 20-25 көнлек яки бер айлык рассаданы түтәлгә күчереп утыртабыз. Июньнең 1-3, 7сендә өсте ачык түтәлгә шыттырылмаган орлыкларны турыдан-туры чәчәргә була. Төрле срокта чәчү җәй башыннан көз уртасынача уңыш алу мөмкинлеге бирә.

Брокколи, чәчәк кәбестә, кольраби
Мартның 16-17сендә чәчәбез, 40-45 көнлек рассада түтәлгә күчерелә. Тернәкләнеп киткәнче, өсләренә төбе киселгән, авызы ачык 3-5 литрлы пластик су шешәләре каплап торабыз.
Иртә өлгерешле кәбестә
Тәрәзә төбендәге лотокка 11-13 мартта чәчәбез, 45-50 көнлек чагында тү-тәл-гә күчереп утыртабыз, кыраудан саклау өчен, төбе киселгән, авызы ачык пластик савытлар каплыйбыз.

Уртача өлгерешле кәбестә.
Мартның 16-17сендә чәчәбез, үсенте 40 көнлек булгач, түтәлгә күчереп утыртабыз.

Соң өлгерешле кәбестә
Апрельнең 19ында чәчәбез, 40 көнлек рассада 2-3 яки 7 июньдә ачык грунтка күчереп утыртыла.
Фото: supersadovnik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250