Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айгөл белән Зөлфиянең эшләре Министрлар Кабинетында бәяләнде

2015 елда районыбыз оешмалары һәм авыл җирлекләре арасында запастагы гражданнарны хәрби исәпкә һәм броньга алу буенча смотр-конкурс оештырылып, анда Салавыч авыл җирлеге белән "МДСУ-1" оешмасы җиңү яуладылар.

Шушы көннәрдә ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин Салавыч авыл җирлегенең хәрби исәп буенча инспекторы Айгөл Зарипова һәм "МДСУ-1" оешмасының кадрлар буенча инспекторы Зөлфия Галиеваны котлап, Мактау таныклыгы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең мобиль эшләр буенча ярдәмчесе Рамил Нургалиевның да шушы юнәлештә башкарган эше югары бәяләнеп, аңа да истәлекле бүләк насыйп булды. Әлеге конкурс ел саен үткәрелеп килә, быел да аның дәвамы булачак. Эшләрен югары дәрәҗәдә башкаручылар шулай ук бүләксез калмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250