Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Айлык акчалата түләү, балага айлык пособие һәм түләүләр

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә ел саен 1нче гыйнвардан айлык акчалата түләү, балага айлык пособие һәм түләүләрнең башка төрләре индексацияләнә.

2014нче елның гыйнварыннан барлык түләүләр 1,05 коэффициентка артты. Мәсәлән, хезмәт ветераннарына, Татарстан хөкүмәтенең орден, медальләре белән бүләкләнүчеләргә, «Ана даны» медале булган гражданнарга, пенсионерларга айлык акчалата түләү (ЕДВ) - 380, тыл ветераннарына, реабилитацияләнгән гражданнарга - 566, ятим, әти-әнисез тәрбияләнүче укучы балаларга, күп балалы гаиләдән мәктәптә, училище, техникумнарда укучы 18 яшькә кадәр булган балаларга юлда йөрү өчен субсидия - 229, күп балалы гаиләдән 6 яшькә кадәр булган балаларга дару алу өчен субсидия - 101, 16 яшькә кадәр мәктәптә укучы балаларга айлык пособие - 249, ялгыз әнинең баласына 662 сум, бала туган очракта бер тапкыр бирелә торган пособие 13741 сум 99 тиен, бер яшь ярымга кадәр бала карап өйдә утыручы, эш урыны булмаган әниләргә беренче баласын караган очракта 2576 сум 63 тиен, ә икенче һәм аннан соңгы балалар өчен 5153 сум 24 тиен, армия сафларына чакырылып хезмәт итүченең йөкле хатынына пособие 21761 сум 88 тиен, ә ай саен баласына 9326 сум 52 тиен булды. Күмү мәшәкатьләре өчен түләнүче пособие 5002 сум 16 тиен.
Фото: http://8ya.org/posobie-mnogodetnym-materyam-usloviya-polucheniya-i-razmer-posobiya.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250