Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Реклама

“АЗС-76”ның ташламасыннан файдаландыңмы әле?

“АЗС-76”да инде берничә атна рәттән 6 % ташлама дигән банерлар ерактан ук үзенә җәлеп итә. Әлбәттә, әлеге ташламаның тәмен бер татып караган кеше аннан бүтән баш тартмаячак, биредә Уфа бензины сатылу да үзе бер өстенлеге булып тора.

Районыбызда көннән-көн машиналар саны арта бара, шул уңайдан хәзер ягулык салу станцияләрендә чиратлар шәһәрнекеннән ким түгел. Ә ягулык салу станцияләренә юл тотучы шоферлар нинди максаттан чыгып сайлый соң аларны? Әйе, нәкъ шулай, бәя һәм сыйфат ягыннан.

Норма авылында урнашкан “АЗС-76”да инде берничә атна рәттән 6 % ташлама дигән банерлар ерактан ук үзенә җәлеп итә. Әлбәттә, әлеге ташламаның тәмен бер татып караган кеше аннан бүтән баш тартмаячак, шул ук вакытта биредә балтачлылар яратып өлгергән Уфа бензины сатылу да үзе бер өстенлеге булып тора.

АЗСтагы әлеге ташлама хакында “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятенең ваклап сату һәм маркетинг бүлеге җитәкчесе Искәндәр Сабиров белән сөйләштек.

- Искәндәр Илһамович, сез һәрчак үзегезгә караган ягулык салу станцияләрендә халык өчен төрледән-төрле акцияләр үткәреп торасыз. Әлегесе вакытлыча гынамы?
- Юк, бу юлы инде, 6 ай дәвамында ай саен 6 мең сумлык ягулык сатып алучылар ахыр чиктә 6 % ташламага ия булачаклар. Шуны да искәртергә кирәк, ташлама дисконт картаны алган вакыттан ук башлана.
- Ташламаларны процентларда гына түгел, бәяләрдә дә күрсәтеп китикче.
- Әйтик, картаны алганнан соң сез 1000 сумга ягулык саласыз ди. “АИ-92”не алып караганда, сезгә 3 %, ягъни, һәр литрга 1 сум 10 тиен файда булачак. Дүртенче айдан инде сезнең табыш – 5 %, ягъни 1 сум 85 тиенне тәшкил итәчәк. Алты ай дәвамында таләпләрне үтәп баручылар аннан соң инде рәхәтләнеп 6 % ташлама белән эш итә алачак. Бүгенге көн бәяләре белән караганда, бу һәр литрга 2 сум 21 тиен дигән сүз.

Әлеге АЗСның отышлы ягы ул, әлбәттә, бәя генә түгел, ә сыйфат та. “Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыятенең үзенең аккредитация узган лабораторияләре бар. Шуның аша нефтебазага кайткан һәрбер төр ягулык тикшерелә һәм кимчелекләр булган очракта кире җибәрелә. Моннан тыш, атнага бер мәртәбә һәрбер ягулык салу станциясеннән проба алына.Әлеге тикшерүләр күрсәткәнчә, халыкка бары югары сыйфатлы ягулык тәкъдим ителә.

Шулай ук биредә халык яратып кабул иткән, 92 ЭКО бензины һәм ЭКО дизель ягулыгы да бар. Алар транспорт двигателенең тарту көчен яхшыртучы ягулык буларак, үзенә югары урын алып торалар.

Сыйфатка зур басым ясап эшләүләрен алар “Башнефть” бензинын алып кайту белән дә дәлилли. Моннан берничә еллар элек, әлеге төр бензин районыбызда булмаганда, аны башка районнарга барып машинага күбрәк ясап кайтучылар да бар иде. Ә бүген каядыр йөрисе юк, халык телендәге “Уфа бензины” үзе үк районыбызга кайтып җитте. Димәк, сыйфат ягын исәпләп заправка ясаучыларга бәхет елмайды, әле шуның өстенә бәя ягыннан да хәйран отышлы була.

Хөрмәтле райондашлар, мең кат ишеткәнче, бер кат барып күрүегез һәм шуннан файда тоюыгыз отышлырак. Шуңа да Нормада урнашкан “АЗС-76”дан бүген үк карта сатып алып, үзегезнең файдага эшли башлагыз.


Автор фотолары.

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: АЗС