Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бакчачыларга Җәлил хәзрәт киңәшләре

Бу елны коры килә дип куркыталар.

Явып үткән яңгырлар, һаваның суыныу йөрәктәге шомны бераз таратса да, 2010 елгы ачы сабаклар әле онытылмады шул. Авыл кешесе икенче икмәк дип йөртелүче бәрәңге уңышы өчен дә бик кайгыра шул. Үзебезнең районның оста бакчачысы Җәлил хәзрәт Фазлыевның, баксаң, быелгыдай коры еллар өчен, инде 2010 елгы корылыкны уңышлы үткән саклану чаралары бар икән. Менә ул киңәшләрнең кайберләре:
Корылык елны буразна араларына салам түшәү бик файдалы. Салам-печәнне рәт араларывна салып чыгу дымны саклый, мондый урында бәрәңге дә яхшы үсә, чүп тә чыкмый икән. Саламны бәрәңгене утырту белән җәеп чыгарга кирәк, шулай эшләсәң, нәтиҗәсе әйбәтрәк. Хәзер дә соң түгел. Дымны сакларга файдасы зур булачак.
Түтәл, буразналарны кыйблага каратырга кирәк. Шулай эшләсәң, уңыш яхшырак була. Уңышның 30 процентка артык булачагын галимнәр фәнни яктан нигезләгәннәр.
Фото: http://sazhaemvsadu.ru/4-soveta-sadovodu-i-ogorodniku/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250