Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балачак илендә

Балалар бакчасында үткәргән еллар балачакның иң самими, иң гүзәл вакыты. Әхлак, мәрхәмәтлелек орлыкларын нәни күңелләргә сеңдерүче тәрбияче апалар исә шул елларны мәңге онытылмаслык итү өчен күп көч куя.

Бистәнең икенче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында йөрүче сабыйлар нәкъ менә шундый тәрбияче апалары булулары белән бәхетле. Фәнисә Мостафина белән Роза Хәлиуллиналар, аларның ярдәмчеләре Фәридә Зәбирова һәм Фирдания Гомәровалар балаларны ясле төркеменнән үк тәртипле, белемле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләүгә күп көч куйды. Һәр уку елында үткәрелгән бәйрәм иртәләре, төрле-төрле кичәләр, атналыклар моңа ачык мисал булып тора.
Ә быелгы уку елы башка еллардан нык аерылды. 2010-2011нче уку елының май анда район тәрбиячеләренә яңа программа - ФХТ (Федераль Хөкүмәт Таләпләре) белән эшләү өчен уку курслары оештырылган иде. Безнең тәрбиячеләребез дә бу курсларда булып, укыту-тәрбия эшен шушы программа нигезендә алып бардылар. Программа шул ягы белән үзенчәлекле - һәрбер уку атнасы нинди дә булса темага багышланган атналык-проект белән алып барыла.
Октябрь аенда булып узган «Халыкара матурлык көне» проектында балалар Балтачыбыз үзәгендә урнашкан «Жасмин» ателье салонына экскурсиягә барып, андагы матурлыкка сокландылар һәм балалар бакчасында «Матур прическалы чәч һәм килешле бант» дигән модалар парадында катнаштылар. Февраль аенда «Ватанны саклаучылар көне» проекты буенча әтиләр катнашы белән «Әтиләр сүзе - күңелнең күзе», ә март аенда «Халыкара хатын-кызлар көне» проектында әниләргә багышланган «Ягез әле, әниләр» дип исемләнгән музы-каль-спорт бәйрәмнәре уздырылды. Март аенда булган «Халыкара кошлар көне. Карга боткасы» проектында бакчадагы барлык балаларга бик матур үзенчәлекле бәйрәм иртәсе күрсәттеләр, ә бәйрәм ахырында бик тәмле ботка белән сыйландылар. Һәрбер бәйрәм ирт-әсендә тәрбиячеләребез балаларга татар шагыйрьләренең берсеннән-берсе матур, кызыклы шигырьләрен өйрәттеләр. Проект темаларына карап, балалар яңа ачылган «Балтач» һәм «Хыял» спорт комплексларына, мәктәп һәм гимназия, китапханәгә, «Юл йөрү кагыйдәләре атналыгы» проектында урамга экскурсиягә бардылар.
Уку елы барышында балалар төрле-төрле конкурсларда катнаштылар. Шундыйларның берсе Рәсәй күләмендә уздырылган Омск дәүләт педагогия университетындагы «Снейл» үзәге тарафыннан оештырылган «Слон» математик конкурс-уенда һәм шулай ук Рәсәй күләмендә уздырылган «Лес - душа России, душа народа» рәсем-конкурсларында катнашып, балалар югары нәтиҗәләргә ирештеләр.
24нче май көнендә балаларыбыз бакча белән саубуллашты, «Хуш, сөекле бакчам!» дип исемләнгән бәйрәм иртәсендә балалар тәрбияче апаларына, һәрбер бакчада эшләүче хезмәткәргә, әти-әниләргә үзләренең рәхмәт сүзләрен шигырьләр, җырлар аша җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250