Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Балачак иле»ндә кунакта

«Романтик» лагерын ике сүз белән «Балачак иле» дип әйтеп булыр иде.

Җәй буе биредә балаларның шат авазы тынып тормый. Дуслашалар, ял итәләр, спорт белән шөгыльләнәләр. Быел үзләренә бер дигән мөмкинлек-уңайлыклар да тудырылды. Бу турыда без газетага да, сайтка да яздык.
Кичә исә, редакция журналистлары, җыйнаулашып, «Романтик»ка кунакка бардык. Балалар белән очрашу искиткеч булды. Безне аларның активлыгы, бердәмлеге, үткенлеге сокландырды. Үзебез белән, газета, редакция, сайтыбыз белән таныштырдык, лагерь, вожатыйлар, балалар белән таныштык.
Кызыклы сорау-конкурслар үткәрдек, балаларның берсеннән-берсе кызыклы, мәгънәле сорауларына җавап бирдек. Шушы көннәрдә туган көнен билгеләп үтүче Зөлфәтне бәйрәме белән котладык. Өйләренә иң күп газета-журналлар яздырып алучы Ильяс Нотфуллинга, иң кечкенәләрдән торган 1 отряд җитәкчесе Илфар Әүхәдиевка, речевкалар конкурсында җиңгән 6нчы отрядка, җиденче тапкыр (иң күп ял итүче) «Романтик»та ял итүче Азат Гыйбадуллинга, дүрт яшьтән лагерьда «яшәүче» Динар Сабитовка, иң кызыклы сорау авторы Азат Батыршинга, лагерь фотографы - Балтач мәктәбе укучысы Камил Фазлыевка... тагын бик күп актив балаларга истәлеккә бүләкләр бирдек, бергә рәсемгә төштек.
Балалар безгә язмалар, фоторепортажлар җибәрергә вәгъдә бирде һәм: «Тагын килегез!» - дип озатып калды.
Без исә бер кочак уңай энергия туплап, шушы очрашуны оештырган лагерь җитәкчесе Ильяс Галимуллинга, вожатыйларга, безне сөендергән балаларга рәхмәт әйтеп, кайтыр юлга кузгалдык.
Сезнең игътибарга «Балачак иле»ннән күңелле мизгелләр тәкъдим итәбез.
Вакыйф Зәкиев, Хәлил Нәкыйпов, Гөлсинә Гарипова, Гөлзидә Газизуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250