Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балачакның гүзәл почмагы

Яшеллеккә, горур чыршы агачларына, искиткеч чәчәкләргә күмелеп утырган ике катлы бина...

Һәркайда тәртип, чисталык. Биредә нәниләргә саф һавада төрле күнегүләр, уеннар, спорт ярышлары оештыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Уен мәйданчыкларын бизәүдә, матурлауда тәрбиячеләр күп көч куйды. Болар барысы да сабыйларның бакчадагы тормышын тагын да ямьләндерү, сәламәтлекләрен саклау, ныгыту, аларны төрле яклап үстерү өчен хезмәт итә. Сүзем Кариле балалар бакчасы һәм биредә алмый-талмый хезмәт итүче тәрбиячеләр хакында.

Ишектән килеп керүгә үк гаиләдәге кебек җылы караш, ягымлы сүзләр, милли ризыкларның тәмле исе, серле һәм тылсымлы балалар дөньясы үзенә тартып тора. Сабыйлар елаганда аларны кочып алып, иркәләп, назлап юата, шатланганда алар белән бергәләшеп сөенә белүче тәрбиячеләр эшли биредә.

Беренче тәрбияче, беренче бәйрәм иртәсе, төркемдәшләр... Сабый чакта күңелгә уелып калган иң кадерле истәлекләр алар. Тәрбияче кояш кебек балкып килә, аналарча җылы сүзен әйтеп, һәр баланың күңеленә ачкыч таба. Безнең тәрбиячеләр дә нәкъ шулай. Матурлыкны яраткан, моңга, җырга бай булган кешенең күңеле гадәттә матур була. Андый чараларга без ата-аналарны да чакырабыз. Чөнки гаилә белән тәрбиячеләр тыгыз элемтәдә торып, бер максат куеп эшләсә генә тәрбиянең нәтиҗәсе уңай була бит.

Безнең бакчада да яңа уку елы спорт бәйрәме белән башланып китте, әти-әниләр белән берлектә саф һавада төрле ярышлар үткәрелде, алар шатланышып ярыштылар, шат күңел белән бәйрәм иттеләр.
Атна ахырында әти-әниләр белән берлектә көзге ярминкә дә үткәрдек. Тәрбиячеләребезнең балаларга тәрбия бирүдәге күркәм эшләре сокланырлык. Милләтебезнең киләчәге өчен янып-көеп эшләүче шәхесләр булуына горурланам һәм сөенәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250