Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балалар бакчаларына түләү чыгымнары өчен компенсация алырга хокук бирүче документларыңны социаль яклау бүлегенә тапшырырга онытма

Бүген районда 1 меңнән артык бала мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөри. Балалар бакчаларына түләү чыгымнары өчен кайбер төр әти-әниләргә компенсация түләнә.

Исегезгә төшерәбез: әгәр гаиләдәге бер кешенең уртача кереме 20 мең сумнан кимрәк икән, төп компенсациядән тыш, ул дәүләттән тагын өстәмә компенсация алырга хокуклы. Быелның 1нче гыйнварыннан май аена кадәр 1091 балага 3 миллион 823 мең 377 сум 21 тиен күләмендә компенсация түләнде.
Агымдагы елның икенче яртысыннан өстәмә компенсация алу өчен хәзер яңадан теркәлү узарга кирәк.
- 1нче июльдән 13нче номерлы компенсацияләр түләү бүлекчәсе белгечләре зур детсадларында әти-әниләр белән очрашып, документлар кабул итә. Ә кечкенә, ягъни 20 баладан аз сабый йөргән балалар бакчасының әти-әниләре социаль яклау бүлегенә үзләре килә.
Хәзер өстәмә компенсацияләрне алу өчен соңгы өч айда алынган хезмәт хакы турында һәм гаилә составында үзгәрешләр булса, шул хакта белешмә тапшырырга кирәк, - ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.
Фото: http://www.advocatshmelev.narod.ru/kompensaciya-za-detskiy-sad.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250