Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсе юлында якыннан «танышу»

Алдагы хәбәрләребездә Балтач бистәсендә төп күпердә ремонт эшләре барганлыктан, тар урамнарда хәрәкәт вакытында игътибарлы булуны сорап бер ничә тапкыр кисәткән идек.

Тар урынннар якыннан «танышу» өчен бик кулай шул. Менә 16 июль көнне дә көндезге 11ләр тирәсендә Ленин урамында урнашкан «Россельхозбанк» бүлекчәсе һәм район хәрби комиссариаты бинасы янында чираттагы авария булды.
Хатын-кыз идарә иткән 14 модельле машина борылышка сыя алмыйча, өске урамннан төшүче чит ил машинасына бәрелә. Тән җәрәхәтләре алучылар булмаса да, һәр ике машина йөртүчегә хәйран гына дулкынлану кичерергә туры килгәндер.
Юл куркынычсызлыгын тәэмин итүчеләр протоколларын төзеп, бу очракта кем гаепле икәненә ачыклык керткәннәрдер дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250