Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсендә краннан исле су килә

"Инде ничә көннәр краннардан исле су килә, район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгына шалтыраткач, бер-ике көн чиста су килде дә, кабат икенче башняга ялгадылар. Бер-ике көн түзегез, чистар, диделәр.

Исле судан авырулар килеп чыгарга мөмкин, ник бераз адәм баласы турында уйламыйлар? Ачыклык кертегез зинһар", дип шалтыраттылар Кариле авылының күпфатирлы йортында яшәүчеләр.

Әлеге хәлгә ачыклык кертүне сорап, район күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Рашит Гарәфиевка мөрәҗәгать иттек:
- Кышкы чорда барлык су башнялары да эшләми. Көннәр эсселәнү белән аларын да эшләтеп җибәрәбез. Озак кына эшләми тору сәбәпле, судан металл тәме килә, аны бетерү максатыннан су трассаларына ялгаганчы, беразын агызабыз. Шулай да бу тәм бераз сакланып кала, әмма бу вакытлыча гына. Һәм мин аны сәламәтлеге өчен куркыныч димәс идем. Эссе көннәрдә райондашларыбызны судан өзмәс өчен башкарылган әлеге хезмәтне халык та аңласын иде. Суның даими килеп торуы аның бөтенләй булмавына караганда күпкә әйбәт икәнен барыбыз да яхшы аңлый.
Фото: mosaica

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250