Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач бистәсендә яшәүчеләр, Балтачка килүчеләр һәм кайтучылар игътибарына!

Алдан хәбәр иткәнчә, Балтач бистәсенең Ленин урамы буенча «Хезмәт» газетасы редакциясе янындагы күпер сүтелде һәм аның аша автомобиль белән хәрәкәтләнү мөмкин түгел.

Бу күп кенә җайсызлыклар тудырса да, күпернең бүгенге халәте юл куркынычсызлыгын тәэмин иту тәлапләренә җавап бирми иде инде. Балтач МДСУ-1 оешмасы тиз һәм сыйфатлы итеп эшне башкарып чыгар дип ышанабыз.
Ә хәзергә Чепья ягыннан килүчеләргә Балтач бистәсендә хаҗәтләре булмыйча Казанга барырга кирәк икән, иң уңайлы юл - Сосна авылына җиткәнче Кариле авылы аша бара торган юлдан хәрәкәт итәргә һәм Кариле, Норма аша Казан юлына чыгарга. Сосна авылынан Казан шәһәренә баручылар да шулай эшләсә - отачаклар гына.
Норма ягыннан килгән автомобильләр Казан юлы белән барып, район газ хуҗалыгы һәм Балтач мәктәбе яны аша үзәккә төшә алалар.
Иң мөһиме - юлларда тизлекне сакларга һәм куелган юл билгеләренә нык игътибар итәргә кирәк. Ашыкмыйк, җәмәгать!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250