Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач газы идарәсенең 2-51-07 телефон номерына шалтыратып дөреслеккә ирешегез (сорау – җавап).

Өйләргә килә торган ягулык газ өчен ай саен ничаклы өстәмә акчалар түләтәләр бездән. Узган 2014нче елның декабрь аенда шактый артык хак язылгач, ярар инде ел ахыры булганга арттырганнардыр, барыбер бәяләр артып киләчәк бит, дип ризалашып, үзебезне юаттык.

Инде гыйнвар өчен 70 кубометрга артыгын язып китергәч тә килештек, суык булды бит, дидек. Квитанцияләребездә язылган сумманы чыгарып салдык. Аннары дөресләнер әле, дигән идек, февраль аена да 40ка арттырып, "күчтәнәч" җибәрде районның газ идарәсе.
Моңа түзәр әмәлебез калмады. Бу - халыктан акча талаумы соң? Пенсиягә генә җан асраучы минем кебек карчыкларның артык акчалары бармы?! Тотылган газ өчен счетчик күрсәткеченнән чыгып исәпләмиләр. Үзебез райондагы газ идарәсенә шалтыратып белешкәч, компьютер 1 елныкын бүлеп исәпли, шуннан чыккан сумма ул, дип аңлаттылар. Шушы мәсьәләгә ачыклык кертегез әле, зинһар, барлык авылларда да шушындый хәлме соң?! - дип шалтыратты Кили авылы халкы исеменнән Гатифә Шәйхетдинова.
Әлеге сорауга җавап эзләп, Балтач газы идарәсенә мөрәҗәгать иттек. Анда: "Шәхси хуҗалыкта газ ягулыгы кулланган өчен килә торган квитанцияләрдә төгәлсезлекләр киткән очракта һәр айның 5-6нчы числоларына кадәр 2-51-07 телефон номерына шалтыратып, адресыгызны әйтеп, счетчик күрсәткечен яздыртырга куштылар. Әгәр дә айлык түләү квитанциясендәге сумма сезнеке белән чагышмый икән, төзәтергә һәм тиешле бәяне генә түләргә мөмкин", дип тә өстәделәр.
Фото: http://kazan-tr.gazprom.ru/about/branch/ehpu-baltasigaz/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250