Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач хуҗабикәләре яран гөле үстерүнең серләрен белә (фото)

Яран - тынычлык яратучы, гаиләне саклаучы, мәхәббәт китерүче көчкә ия дип санала.

Халыкта йортта алсу төстәге яран чәчәк атса - кемдер гашыйк була яки кияүгә чыга, өйләнә. Агы чәчәк атса - гаилә ишәя. Кызыл яран йортны низаг-тавыштан саклый, дигән ышанулар да саклана. "Шау чәчәккә күмелеп утырган яраннарга сокланмаган кеше юк. Моның сере иң элек су сибүгә бәйле. Аена бер тапкыр суга аспирин (5 литр суга 1 таблетка) кушам. Йодлы су (1 литр суга 1 тамчы йод) сибүнең дә яран өчен бик зур файдасын күрәм. Мондый ашламадан соң гөлкәйләрем бертуктаусыз чәчәк атып утыра. Тәрәзә төбендә дә, ачык һавада бакчамда да утыртам. Хуш исле яран үсеп утырган өйдә көя булмый, чебен, башка төрле бөҗәкләр дә керми", ди Балтачта яшәүче Нурия ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250