Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач-Казан арасы – озак түгел барасы...

Авыллардан Казанга бара торган автобусларны туктаткач үз машинасы булмаган кешеләр, студентлар өчен Балтач-Казан-Балтач маршрут автобусының йөри башлавы бик уңайлы булды.

Комфортлы экспресс автобус дигәннәре генә дә ни тора! Тик ул экспресс дигәннәре Казанга бер сәгатьтә барып җитә алганын күрсәтү өчен махсус "тагылган" микән әллә?! Соңгы берничә айда Казан хастаханәләренә күренергә еш йөрергә туры килде. Иртән тиешле вакытта кузгала, җылы, уңайлы.

Ә менә соңгы баруымда үземне ярыш машинасында барган кебек хис иттем. Юл бозлавык булуга да карамастан, автобус зур тизлек белән барды. Иртәнге сәгатьләрдә юлда машиналар сирәк-мирәк кенә очраса да, Арчага җиткәч юлдагы хәрәкәт артканнан-артты. Ә шофер тизлекне киметергә уйламады да, каршы як полосага чыга, машиналарны уза, бик ашыга иде. Салонда утыручылар да ризасызлык белдереп, әйткәли башладылар. Ә олы яшьтәге бер апа шоферга "Тизлекне кимет әле, кан басымым күтәрелде, хәлем китте. Болай да больницага бара идем", дигәч, шофер аңа каршы "Такси яллап барырга иде! Без тиешле вакытка барып җитәргә тиеш!", дип куркуы йөзенә чыккан апаның шәпләп кенә авызын томалады.
Бер сәгать тә унбиш минутта без компрессор заводы яны килеп тә җиттек. Исән калуыбызга шатланып, "Аллага шөкер!" дидек. Ә теге апага ияреп, мин дә үз юлыбыз белән РКБга киттем. Юлдашымның хәле яхшы түгел иде. "Табибка күренеп, анализлар тапшыргач кире кайтасым да бар бит әле..." дип борчылды. Ахырдан белештем, табибы ул апаны кабул иткәннән соң кире кайтарып җибәрмәгән. Дәваланырга алып калган. Кан басымы югары булган...
Шоферларга мөрәҗәгатем шул: өйгә кайтып кергәнче сезне дә, безне дә көтеп торучылар бар. Сезнең кулда кеше язмышлары!!! Ашыгулар үкенечкә булмасын иде...
Гөлнур апагыз
(фамилиям редакция өчен генә),
Балтач бистәсе.
P.S.: Укучыбыз зары буенча әлеге автобусларны тотучы шәхси эшмәкәр Рафил Габдрахмановка мөрәҗәгать иттек. Ул: "Автобуслар график буенча 1 сәгать тә 45 минутта барып җитәргә һәм тизлекне 105 км/сәг.тән арттырмаска тиешләр. Автобусның кайчан кузгалып китүе, туктап алуы, барып җитү вакытлары тахографта теркәлеп бара. Бу мәсьәләне ачыкларбыз. Шоферга гаепле очракта тиешле җәзасын бирербез", диде.

Фото: vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250