Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач мәчете янында бәрелешү

Өйләдә Балтач мәчете янында Ленин урамы буенча хәрәкәт иткәндә «Киа» маркалы джип һәм Жигули 4нче модель бер-берсен эзләп табалар.

«Киа» маркалы машина, барлык юл хәрәкәте кагыйдәләренә нигезләнеп, «җәяүлене үткәрү» билгесе каршында туктап, урам аша чыгучыларны үткәреп җибәрергә туктый. Тизлекне дөрес сайламаганлыктан, арттан килгән ВАЗ-2104 маркалы машина туктаган машина белән «чәкешә». Тән җәрәхәтләре алучылар юк, машиналарга килгән зыянны һәм гаепле йөртүчене ачыклау өчен урында Дәүләт автомобиль инспекциясенеӊ Балтач бүлеге хезмәткәрләре эшли. Чепья авылына бара торган борылыштан башлап, машиналар бәрелешкән урамныӊ шушы өлеше 2 көн элек өр-яӊадан асфальтланып, киӊәйтеп эшләнгән иде. «Юлныӊ яӊа өлешендә машина тизлеге нык арта, тавыш та юк, хәерлегә булсын» дип, сөйләшеп алган гына идек. Менә сиӊа мә! Безгә төзек урамнан хәрәкәт итү килешми бугай…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250