Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач мәдәният үзәгендә ТР хәрби комиссариаты җитәкчесе Сергей Погодин белән очрашу булды.

Балтач мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты җитәкчесе Сергей Погодин Балтач һәм якын-тирә районнарның хәрби комиссариаты хезмәткәрләре, яшь егетләр, призывниклар, аларның әти-әниләре белән очрашты.

Алар белән аерым-аерым да сөйләште, күп сорауларга җаваплар бирде. Очрашуга килгән берничә кешегә районыбызга генерал килүгә карата фикерләрен сорап мөрәҗәгать иттем.
Рәмис. 17 яшьтә. Безнең кечкенә генә Балтачка да генерал кадәр генерал килсен әле. Горурлык бу. Ике-өч тапкыр зур Биектау, Арча, Кукмарага түгел, нәкъ менә безгә Балтачка килгән бит. Армиягә бармасаң яхшы булыр иде дип йөри идем. Фикерем үзгәрде хәзер. Хезмәт итеп кайтачакмын. Бәлки контракт төзеп алга таба да хезмәт итәрмен.
Фаил. 53 яшьтә. Үзем солдатта булдым. Германиядә хезмәт иттем мин. Тере генералны күргәч уйларым кабат шул елларга алып кайтты. Бер елдан улым мәктәпне тәмамлый. Әнисе ничек тә солдаттан калдырырга дип йөри инде. Юк белән баш авырттырасы юк. Барсын. Әнә ич генерал армиядә тәртипләр елдан-ел яхшыра ди. Үзләре акыллы булсалар, әзме-күпме акча да эшләп кайталар.
Илдар. 24 яшьтә. Армиядә хезмәт итеп кайттым мин. Генерал килә дигән хәбәрне ишеткәч, авылдан махсус килдем. Солдатта узган елларны искә төшереп алыйм әле бер дидем. Киләсе елга армиягә китәргә тиешле каенэнекәшемне дә алып килдем. Хәрби киемле кешеләргә ияләнә торсын дидем.
Айгөл. 25 яшьтә. Хәрби кием ир-атка бигрәк килешә инде. Шул кием эчендәге егет үзе дә бик кыю, тәвәккәл булып күренә. Юкка гына кызлар элек-электән хәрбиләргә кызыкмагандыр дим. Генерал килә дигәч, армиягә барасы булмаса да, килдем әле менә. Бу очрашуга егетләрнең дә егетләре генә килгәндер шикелле.
Булачак солдатларга инде хәрби хезмәт срогын тутырып кайтучылар белән якыннан аралашу мөмкинлеге дә тудырылды. Армия турында яхшысын да, начарын да ишетеп, үзләренә шактый бай хәбәр алып, анда хезмәт итү егет кешенең бурычы да, горурлыгы да дип таралышты егетләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250