Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач почтасының уңган оператор кызлары

Балтач почтасының түләүләр кабул итү бүлекчәсендә кеше бер дә өзелми. Кемдер штраф түли, икенчеләр перевод җибәрә, хат, посылка яки бандероль сала. Коммуналь хезмәтләр өчен түләү вакыты җитсә, бина эче халык белән тула.

Һәркем ашыга, аларның күзләре өч оператор кызга төбәлгән. Кызларның тиз һәм төгәл эшләүләренә инде күптән игътибар итеп йөрим. Куллары уйнап кына тора, үз бурычларын биш бармаклары кебек белә: төрле түләүләр кабул итә, посылка-бандероль, заказлы хатлар алар кулы аша үтә, кирәк икән матбугатка да яздыра һәм башка исәпсез эшләр башкара.

- Безнең өчен иң әһәмиятлесе - тиз һәм сыйфатлы эшләү, клиентларга игътибарлы булу, елмаеп сөйләшү, - диләр бертавыштан Резеда Якупова, Нурфия Әүхәдиева һәм Алия Мәҗитова.

Иртән сигез тулганчы килеп, кичке җидедә генә өйләренә юл алган хезмәткәрләрдән нинди көч һәм сабырлык, җаваплылык, тәҗрибә таләп ителгәнен аңлавы кыен түгел. Ә шулай да алар яхшы сүзне аз ишетәләр, рәхмәт әйтүчеләр дә сирәк шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250