Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач шоферларының эше артты - тәгәрмәч алыштырыр чак җитте

Көннәр сизелерлек җылытты. Күпләр кышкы тәгәрмәчләрне җәйгегә алыштыра башлады.

Белгечләр, төнлә температура +5 градус сакланганда, тәгәрмәчләрне алыштырырга була дип саный. Автосервисларда да тәгәрмәч алыштыру сезоны ачылган инде. Шулай да төнлә юлга чыгучыларга, гомумән дә һава торышының кинәт үзгәреп торуына бәйле рәвештә ЮХИДИ хезмәткәрләре ашыкмаска киңәш итә.
Законга килгәндә, бу хакта юлда йөрү кагыйдәләрендә берни дә әйтелмәгән. Дөрес, кышкы тәгәрмәчләр белән җәйге айларда (июнь, июль август) йөрүне тыя торган закон гамәлдә. Кышкы көпчәкләр җылыда тиз эштән чыгуын да онытмаска кирәк.

Чыганак: shahrikazan
Фото: biglion

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250