Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач төбәгендә яшәуче Рузалия апа Хөсәенова табигатьнең иң матур гөл-чәчәкләренә сокланып гашыйк булып яши.

Куңеле белән сокланып калмыйча үзе дә чәчәкләр үстерергә өйрәнә һәм остарып та китә.

Бүгенге көндә аның ишек алдында меңгә якын гөл-чәчәкләр шаулап усә. Мең дисәң беркемдә ышанмас. Үзем дә ышанмаган идем.Рузалия апага бер кунакка килгәч гөл-чәчәкләрне күреп исем китте.
Монда нинди генә чәчәкләр юк иде. Һәрберсенә аерым тәрбия, наз белән карау өчендә күпме вакыт, түземлек кирәктер. Чәчәкләр бигрәктә алар нечкә күңелле, су сибүдән генә түгел ягымлы эндәшүгә дә мохтаҗ алар.Чәчкләргә булган бар мәхәббәттен биреп,ишек алдында инде ничәмә еллар бу матур хезмәтен яратып башкара Рузалия апа.Чәчәкләр дә аңа рәхмәт әйтеп шаулап үсәләр кебек.
Иң беренче яз ае килүгә аның ишек алдында кар астыннан умырзая калкып чыга икән, аннары башка чәчәкләр терелә. Чәчәкләрнең дә ниндие генә юк. Люпин, үзбәк ромашкасы, сальвия, тагетис, мусатики, кларкиялар, мальвалар һәм бик куп төрле гөл-чәчәкләр үсә. Өй тирәсен ямьгә төреп утырган чәчәкләр үзе бер җәннәт инде. Әлеге гүзәлекне тудыручы Рузалия апаның тырышлыгына күз тимәсен. Тирә ягынңы бизәп яшәү дә узе бер батырлык ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250