Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач “Волонтер” үзәге 5 яшьлек юбилеен матур нәтиҗәләр белән каршылый.

Бүгенге җәмгыятьнең борчуы: наркомания, эчкечелек, тәмәке тарту, интернет, азартлы уеннар. Яшь буынны шушы афәтләрдән саклап калу теләге, аларның буш вакытларын файдалы итеп уздыруга этәрү, "Волонтер" үзәге оештыру идеясен тудырды.

Шушы максаттан чыгып, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге инициативасы белән 2010 елның февраль аенда районыбызда семинар узды. Бу семинарда Алабугадан зур тәҗрибәле белгечләр районыбызның яшь буын вәкилләрен волонтерлык серләренә төшендерде. Шушы көннән "Наз" үзәге каршында Балтач "Волонтер" үзәге үзенең эшен башлап җибәрде. Бүген "Волонтер" үзәгенең активы, әйдәп баручылары Балтач урта мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары.
5 ел дәвамында "Волонтер" үзәге уңышлы гына эшләп килә. Бүгенге көндә инде безнең эшчәнлегебезгә бәя бирерлек шактый уңышларыбыз, нәтиҗәләребез дә бар. 50дән артык хәйрия акциясе уздырып, инвалид бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм кулы сузылды, өлкәннәргә карата социаль яктан мөһим булган чаралар, патриотик һәм профилактик эшләр оештырылды.
Чараларның кайберләренә тукталып үтәсем килә.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Балтач волонтерлары Бөек ватан сугышы ветераннарының 6 гаиләләренә барып, «Өлкәннәр көне» белән котладылар. Аларга Балтач районы җитәкчелеге исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Нык тазалык һәм гаилә иминлеге теләп, үзләре эшләгән үзенчәлекле открыткалар тапшырдылар. Ветераннар яшь буынга изге теләкләрен җиткереп, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
2014нче елда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган район бәйрәм чарасында, Балтач волонтерлары актив катнаштылар. Алар "Наз" үзәгендәге өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең шәфкать туташы белән берлектә "Сәламәтлек почмагы" оештырып, өлкәннәргә үзләренең авырлыгын һәм кан басымын үлчәргә ярдәм иттеләр.
Шулай ук, патриотик һәм өлкәннәрне хөрмәтләү хисе тәрбияләүгә багышланган "Якыннарны котлыйк" исемле акция уздырдылар. Үз куллары белән ясалган үзенчәлекле сувенир агачлар һәм котлау открыткалары ясадылар. Бүләкләрне 6 ялгыз яшәүче ветеран укытучыларның өйләренә барып тапшырдылар.
Экологик шартлар да яшь буынны борчый.
Халыкара озон катламын саклау көне кысаларында, 16 сентябрьдә, Балтач волонтерлары "Чисталык дәресе" акциясе үткәрделәр. Аның максаты: халыкка озон катламын саклау кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү, тискәре йогынты ясаучы факторлар белән таныштыру. Акция барышында волонтерлар җир шарының чисталыгы символы буларак зәңгәр шар бүләк иттеләр, информацион буклетлар һәм флайерлар тапшырдылар. Агитация плакаты акциянең төп максатының якты күренеше булып торды. Двигателе эшләп торган машина хуҗаларын озон катламына зур зыян китерүләре турында тагын бер искәртеп китәсем килә. Үзе утырган ботакны акыллы кеше чапмас.
2014нче елның ноябрь аенда «Өлкәннәр декадасы» уңаеннан "Әбием бияләйләре" хәйрия акциясе игълан ителде. Һәрбер мәктәп үз өлешен кертте. Барлыгы 155 бияләй җыелды. Әбиләр бәйләгән җылы бияләйләрне волонтерлар авыр тормышта яшәүче балаларга, гаиләләргә таратты. Салавыч, Куныр, Кече Лызи, Карадуган, Норма мәктәпләренә бик зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Ә 2015нче елга килгәндә, Балтач "Волонтерлар" эшчәнлеге Алабугада волонтерлар белән эшләүче республика яшьләр оешмасы белән югары бәяләнде. Безгә "Волонтер" тамгасы белән 7 футболка, флаг җибәрелде. 31нче апрельдә оешмабыз эшчәнлеге республика буенча 2 урынга чыкты: грамота, акчалата бүләк һәм кураторы Әхмәдуллина Эльвирага алты футболка тапшырылды.
2015нче ел башы хәйрия марафоны белән башланып китте. Балтач мәктәбендә укучы волонтерлар инвалид балаларның өйләренә барып заманча төрдә татар халык әкиятләре күрсәтеп йөри башладылар. Саба районында урнашкан балалар йортына барып, күңелле чара уздырып, 100 артык йомшак уенчык, кулдан ясалган 80 открытка, ике тартма канцтовар, киемнәр тапшырдылар.
Өлкәннәргә, якыннарга игътибарлы, киң күңелле булырга чакыра торган акциялар - кулдан ясалган открыткалар белән урамда халыкның күңелен күтәреп котлап йөрү, күркәм традицияга әйләнде.
Җиңүнең 70 еллыгына карата районыбыз мәктәпләр арасында волонтер отрядлары арасында конкурс оештырылды. Һәрбер отряд эшләгән эшләре турында мәгълүмат туплаган альбомны, сугыш тематикасына багышланган күл эшләрен тапшырырга тиеш.
"Наз" үзәге белән берлектә волонтерлар "В контакте" социаль челтәрендә "Иске киемгә - яңа сулыш" исемле төркем ясадылар. Районда авыру сәбәпле гаиләсен туендыра алмаган, кием белән тәэмин итүдә финанс авырлыклар кичергән, янгыннан зыян күрүче кешеләр бар. Шуларга ярдәм итү йөзеннән, халыктан ярдәм сорап, интернет челтәрендә сораулар, мөрәҗәгатьләр урнаштырыла. Нәтиҗәсе күп көттермәде, киемнәр, савыт-сабалар, хәтта йомшак җиһазлар да китерә башладылар. Теләгегез булса, барлык төр әйберләрне дә "Наз" үзәгенең "Хайрия" пунктына тапшыра аласыз. Форсаттан файдаланып, җиһазларны тапшыруда транспорт белән ярдәм итүчеләр дә булса, әйбәт булыр иде.
Балтачта 17нче март көнне "Уңайлы мөхит" акциясе булып узды. Район коляскада йөреүче инвалидлар белән район үзәгендә кибетләргә, даруханәгә, мәдәният үзәгеннә коляска белән кереп-чыгу җайланмаларын карап кайттык. Кызганыч, уңайлыклар булса да, җитешсез яклары шактый. Кайбер пандуслар артык баскыч биеклегендә, тоткычлары юк, я уңайсыз урнаштырылган. Менеп җиткәч, керү ягы каралмаган, ишекләр тар, кибетләр тупсасы коляска белән керү өчен каралмаган. Хөрмәтле райондашлар! Башкарылган эшләр сөендерерлек булсын иде!
Хәзерге вакытта "Пульс жизни" акциясе игълан ителде. Районда ялгыз яшәүче ветераннарыбыз кан басымын үлчи торган аппаратка мохтаҗ. Акциядә катнашырга өндәү максаты белән мәктәпләргә район башкарма комитетының социаль сораулар буенча җитәкчесе Гайнетдинов И.Ф. имзасы белән положениелар җибәрелде. Әби-бабайларыгыздан калган, кулланышта булган аппаратларыгыз булса, безгә тапшыругызны сорыйбыз.
Киләчәк планнарга килгәндә, 21-28нче апрельдә Бөтенрәсәй күләмендә узучы "Весенняя неделя добра" акциясенә кушылырга ниятебез бар. Атна буе яхшы гамәлләр кылырга планлаштырабыз. Монда инде безнең ялгыз әби-бабайларга булышу да, балалар өчен төрле акциялар уздыру да каралган.
Безнең волонтерларыбыз әле яшь булуларына карамастан үз эшләренә бик җаваплы карыйлар. Алар бу акцияләрне кемдер кушкан өчен түгел, ә үзләре күреп, кирәк икәнлеген аңлап башкаралар һәм бу эшкә үз өлешләрен кертә алуларына шатланалар.
Минем әти-әниләргә мөрәҗәгать итәсем килә. Балаларыгызның шушындый оешмаларга тартылуларын хуплагыз. Бу аларның үзләре өчен дә бик кирәк, чөнки алар бер-берсе белән, чит кеше белән аралашырга, дөрес итеп мөрәҗәгать итәргә өйрәнә. Аларның яшеренеп яткан лидерлык сыйфатлары ачыла, җаваплылык, мөстәкыйльлек барлыкка килә, гыйбрәт алалар, яшәү тәмен тоя башлыйлар.
"Волонтер" үзәге эшчәнлеге матбугат чараларында, Балтач һәм Татарстан республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы порталында һәрдаим яктыртылып килә. "В контакте" социаль челтәрендә дә безнең төркем бар.
"Волонтер" үзәгенә кушылырга теләк белдергән яшьләргә без һәрвакыт шат." Ярдәм итү максатыннан оештырылган хәйрия акцияләребезне хуплап, ярдәм кулы сузуыгыз, чиксез сабырлыгыгыз өчен барлык район халкына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
"Волонтер" үзәге җитәкчесе-кураторы Эльвира ӘХМӘДУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250