Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач ЗАГСнда аерылышканда түли торган госпошлина 30 мең сум түгел

Редакциябезгә шалтыратулар күп була. Нигездә канәгатьсезлек белдереп, я булмаса хаклык эзләп шалтыраталар. Ә күптән түгел булган шалтырату уйланырга мәҗбүр итте.

- Аерылганда түли торган госпошлина 30 мең сум дип ишеттек. Ачыклык кертә алмассыз микән? - ди бер ханым.
Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Әмма аерылу 30 мең сум белән бәяләнә аламы? Һәм аерылырга ният кылган кешене әлеге сумма гына бу адымыннан туктатамы? Газета укучыбызның соравына район суды белгечләре җавап бирде. Бүгенге көндә госпошлина суммасы үзгәрмәгән, ул 400 сумны тәшкил итә икән. Ничек кенә булмасын, 400 суммы, 30 меңме аерылу күңелле күренеш түгел. Гаилә таралганда хатын да, ир дә зыян күрмәскә мөмкин, әмма ул бала күңеленә мәңгелек яра сала. Менә шуннан дөньясын күрә алмаучы, һәрнәсәнең бары кара ягын гына күрүче, үз-үзенә ышанмаучы буын тәрбияләнә. Һәм бу очракта кем гаепле? Һәрчак үзен хаклы санаган ир белән хатынмы, әллә инде аерылуны булдырмый калыр өчен госпошлинаның бәясен дөрес куймаган дәүләт җитәкчеләреме?
Фото: http://smartnews.ru/regions/tomsk/12721.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250