Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтач үзәк китапханәсендә Фарсель Зыятдинов белән очрашу булды

Үзәк китапханәдә күпкырлы иҗат кешесе, утыздан артык шигырьләр, проза, фәнни китаплар авторы, икътисадчы, галим, топограф... Фарсель абый Зыятдинов белән очрашу булды.

Кичәгә авыллардагы китапханәчеләр, китап укучылар, районыбыздагы һәвәскәр бакчачылар чакырылган иде. Кызыклы шәхес белән очрашу, һичшиксез, кызыклы булырга тиеш иде. Һәм шулай булды да!
Китапханә коллективы аны матур да, мәгълүматлы, бай эчтәлекле һәм файдалы булырлык итеп оештыра алган. Алып баручы Лилия Шакирҗанова зал белән ике арада җанлы бәйләнеш тудырса, китапханәче кызлар Фарсель аганы халыкка таныткан эшчәнлеге - бакчачылык белән бәйле сәхнәләштерелгән күренеш белән чарага ихласлык өстәде, балалар сөйләгән шигырьләр исә чараны тагын да тулыландырды.
Кичәнең икенче өлеше сорау-җавап формасында барды, Фарсель ага залдагыларны борчыган сорауларга җавап бирде. Әлеге чарада катнашкан Рәсәй авыл хуҗалыгы үзәгенең Балтач бүлеге җитәкчесе Ирек Галимов һәвәскәр бакчачылар Фәрит Зәкиев, Рәфкать Рәхимов, Лена Фәтхрахманова, Мәгъсүм Мөхәммәтҗановларга истәлек бүләкләре тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250