Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар Казан шәһәре халкын үзләре җитештергән продуктлар белән сөендереп кайтты

Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үткән якшәмбедә Казан шәһәре халкына үзләре җитештергән продуктларны алып барып саттылар.

Пыжмара, Куныр, Салавыч, Чепья, Кече Лызи, Урта Көшкәт, Борнак, Смәел җирле үзидарәләре авылларында яшәүче фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар, «Кама», «Активист», «Татарстан», «Труд», «Арбор», «Сорнай», «Дуслык» җәмгыятьләре бәрәңге, салам, печән, ит, сөт, бодай, борчак, солы, арпа, фураж оны алып килгәннәр иде.
Балтач кулланучылар җәмгыяте, сөт-май комбинаты, «Мехчы», «Радик» җәмгыятьләре, шәхси эшмәкәрләр Рәсимә Сәгыйтова, Нурания Гыйльмуллина, «Володя Мед» шәхси предприятиеләре дә үз товарларын тәкъдим итте.
Сәүдә әйбәт булган. Шәһәр халкын үзләре җитештергән товарлар белән сөендереп, миллион сумга якын керем белән кайтты райондашлар.
Мондый ярминкәнең чираттагысы 27нче сентябрьдә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250