Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлылар урман утырту көннәренә әзерләнә.

Елның-елында без Җир анабыз кардан арынып бераз кипшерүгә бердәм булып агач утыртуга чыга идек. Бүгенге көндә бик мөһим саналган бу чара хәзер инде, дәүләт тарафыннан зур бер чара буларак кабул ителә.

Менә быелгы чаралар да Министрлар Кабинетының 20 мартта 451-р номерлы боерыгы нигезендә, 25 апрель һәм 3 октябрь көннәре "Урман утырту көннәре" булып саналачак.
Билгеле, районыбызда безнең бу өлкәдә матур гына эшләр үз югарылыгында башкарылып килә. Беренче булып бу эшкә безнең мәктәпләребез алына. Ел саен йөзләрчә агач үсентесе үз урыннарын таба. Ерганаклар, табигатьтәге буш җирләр табылып тора. Торак пунктлар, мәктәп, ясле-бакча, оешма-учреждение территорияләре ел саен яшеллек белән тулыландырыла.
Шушы форсаттан файдаланып, "Балтач" дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре барлык райондашларыбызга мөрәҗәгать итеп, быел да хезмәтчәннәребез бу олы эштән читтә калмаслар, бигрәк тә Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылаган көннәрдә илебез азатлыгы өчен башларын салган райондашларыбыз рухына изге дога булып ирешер иде дигән ышанычта калалар.
Фото: http://www.bimru.ru/newsofday/rumors/15183

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250