Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачлыларга утилизация программасы буенча автомобиль алырга теләүчеләргә яңа мөмкинлек туды

Бу елның 1 сентябрьдән һәр теләгән кеше, иске автомобилен тапшырып, Россиядә ясалган машинаны 40 мең сум һәм аннан да югарырак ташлама белән сатып алу хокукына ия.

Белгечләр сүзләренә караганда, бигрәк тә ВАЗ-2113, 2113, 2106, 2107 маркалы автомобиль хуҗалары отачак.
Мондый ысул белән дәүләт 170 мең автомобиль сатарга җыена, әлеге максатка федераль казнадан 10 миллиард сум акча бүлеп бирелгән.
Программа инде башланып китсә дә, әлегә Татарстанда кайсы автосалоннар программаны кулланачагы турында рәсми мәгълүмат юк. Республиканың сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы да төгәл фактлар игълан итәргә әзер түгел.
Шулай да кайбер автосалоннар махсус программа буенча автомобиль алырга теләүчеләрне ваучерларга чиратка терки башлаган инде.
2010 елда беренче тапкыр гамәлгә кергән бу программа буенча автомобиль сатып алучыларга 50 мең сум күләмендә ташлама ясалган.
Татарстанда тормышка ашырылган җирле ярдәмне дә кушып, кайберәүләр хәтта 100 мең сумга кадәр акчасын янга калдырган. Ул вакытта республикада 25 мең кеше ташламалы "тимер ат" хуҗасы булган.
Фото: http://maritte28.nnov.org/fotogalereja-maritte28/sochi-hosta-matsesta-adler-psou-krasnaya-polyana/moj-ezhednevnik/1448752.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250