Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачның күренекле шәхесләренең бюстлары кая куелачак? Сораштыру

Районыбызны таныткан шәхесләрне барлау, куйган хезмәтләрен калку күрсәтү, аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, олы шәхесләргә бюстлар булдыру күздә тотыла.

Беренче хатын-кыз режиссер Кәшифә Тумашева, дәүләт эшлеклесе, галим, Сахалин өлкәсе губернаторы Игорь Павлович Фәхретинов, мәгариф хезмәте ветераны Бакый Зыятдинов, Россия Герое, очучы Олег Исаев һәм башка бик күпләрнең бюстларын куярга булыр иде.

Сез ничек уйлыйсыз, аларның истәлеген мәңгеләштерү уңаеннан, бюстларын Балтачның кайсы урынында урнаштыру отышлырак булыр?
- Балтач үзәк ял паркы
- Үзәктәге яңа парк
- “Батырлар аллеясы”
- Сезнең версия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Районыбызны таныткан шәхесләрне барлау, куйган хезмәтләрен калку күрсәтү, аларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан, олы шәхесләргә бюстлар булдыру күздә тотыла"-, дигән уй-фикерләр бик дөрес һәм яхшы инде ул! Ә районыбызны таныткан шәхесләрне барлау өчен нинди критерийлар бар икән? Аларны кайда карарга, укырга була икэн? Минемчә, монда "Сабайтуйга кайтып мәйдан әйләну" тугел, ә бу кеше безнең Ил өчен купме файда китергән-кетркәнен искә аларга кирәк!! Без бөтенебездә бит горурланабыз Советлар Союзы Геройлары белән, батырлык курсәткән якташлар белән, алар аны кайда курсәткән булсаларда?! Без бит еракларда, кайда гына эшләсәктә туган якны, туган авылны, туган телне оныта алмыйбыз!! Дөрес халыкта әйтәләр: "Кешене урыны тугел, ә башкарган эшләре бизи"-, дип!!??✌? Иң изге теләкләр белән, Кариле авылында туып ускән, хәзер Байкал арты краеның Җәмәгать палатасы әгъзасы, Россия куркынычсызлык хезмәтенең (ФСБ) Байкал арты чик буе идаре ветераннар әгъзасы Таһир Әгъләмов.

    Теги: сораштыру