Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта 13 кешегә талпаннар һөҗүм иткән

Бу әле чик түгел. Урман бетләренең иң кызган чагы, әлеге сан тагын да артырга мөмкин. Талпаннар сентябрь уртасына кадәр үз корбаннарын эзли, ди.

Республикада 80 кешегә талпан кадалырга өлгергән. Шөкер, районда талпан тешләгән балалар әлегә күзәтелмәгән.

- Бу бөҗәкләр үзәк нерв системасын зарарлый торган авырулар йоктырырга сәләтле, - ди Балтач хастаханәсенең табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Флера Камалова. - Моның өчен вакцина ясатырга мөмкин. Гади генә кагыйдәләрне дә истән чыгармаска кирәк. Сабнтуйлар җитә, халык табигатькә агыла башлый. Палатка корып, төн чыгулар да активлаша. Урманга ял итәргә барганда үләнсез, ачык урынга утырырга кирәк. Кием ачык төстә, озын җиңле, якалы, чалбар балагы оекка кыстырылган булырга тиеш. 15-20 минут саен бер-берегезнең өстен карап тору кирәк. Өйгә кайткач, киемнәрегезне яхшылап кагыгыз, әгәр талпан кадалса, кичекмәстән хастаханәгә килегез. Я булмаса, авыл фельдшерына мөрәҗәгать итегез. Бервакытта да талпанны үзегез алмагыз, талпан сытылып, авыру таратучы вируслар тәнгә таралырга мөмкин. Бер ай буена тән температурасын үлчәп торырга кирәк. Температура күтәрелсә, талпан кадалган урын кызарып, шешеп тә торса, табибка мөрәҗәгать итегез.
Безнең Балтач ягы зарарланган исемлеккә керми икән, ә менә Арча, Биектау урманнарыннан сакланырга кирәк. Талпанны паркларда да була дип ишеткән бар. Бездә хәзер парклар күбәйде, шуңа күрә белгечләр сүзләренә колак салу мәслихәт.
Фото: dzer

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250