Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта «Чиста су» һәм «Сәламәтлек» программалары яхшы гына эшли

Халык мәнфәгатен кайгыртып эшләнгән һәр эш бүләккә тиң. Бу нисбәттән быел районыбыз төзүчеләре бигрәк тә юмарт булды. Берсеннән-берсе матур, саллы эшләре белән сөендергән көннәре.

"Бердәм Рәсәй" партиясе проектына нигезләнгән "Чиста су" программасы буенча Балтачта "Хәләл" паркы каршындагы яңа микрорайонга су кертелде, ике километр озынлыгындагы яңа трасса сузылды. "Метиз" ширкәте бу эшне тиз арада, сыйфатлы итеп башкарды. Район башлыгы инициативасы белән бистәнең Мәктәп, Нариман, Комсомол урамнарындагы, беренче номерлы балалар бакчасына килә торган су трассалары алыштырылды, әлеге урамнарга асфальт җәелде.
Модульле яңа ФАПлар төзелеше, ремонты программалары да авылларга яңа сулыш өрде. Әлеге программа яшәгән өч елда районда 4 яңа ФАП төзелде, бишенчесе - Субаштагысы төзелеп беткән, медицина җиһазлары һәм мебельләр кайтып җитүгә, эшли башлаячак. Бу елларда 29 ФАП ремонтланган, Алан, Әтнә авылларындагы күпфункцияле үзәктә ике ФАП куллануга тапшырылган.
Быел төзелеп бетәчәк Таузар һәм Кенә авылларындагы шундый үзәкләр составында тагын ике медпункт бар. "Сосна, Нормабаш, Тагашур авылларында яңа ФАПлар төзү планы бар, тагын 7 пункт ремонт көтә.
Үзәк хастаханәдә ремонт төгәлләнде, быел Кариле амбулаториясендә капиаль ремонтның беренче этабы тәмамланды, киләсе елга тагын дәвам итәчәк. 2015 елда шулай ук Чепья участок хастаханәсенә ремонт көтелә, - ди үзәк хастаханәнең баш табибы Газинур Дәүлиев.
- Соңгы елларда булган әлеге үзгәрешләр пациентларга һәм медицина хезмәткәрләренә бик күп уңайлыклар тудырды. Барлык төзүчеләргә, әлеге программаларны тормышка ашыручыларга без бик рәхмәтле".
Фото: http://ecoportal.su/news.php?id=53878

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250