Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта чиста суның бәясе – 35,28 сум

Матбугатта күптән түгел Татарстанда суның бер кубометры 18 сум тора дип яздылар. Чагыштырып карау өчен биектаулылар - 28, Балтач халкы исә 35,28 сум сум акча түли. Аерма бик зур. Әллә безнең эчәр суыбыз шуның кадәр чиста микән дигән сорау туа.

Ашау-эчү өчен суны күрше-тирә авыллардан алып кайтабыз. Машинага тотылган бензин өчен киткән акчаларны санамыйбыз инде. Мунчага да суны фильтр аша җибәрәбез, әмма ул гына да чистартып бетерә алмый. Оят булса да языйм инде, краннар гына түгел, безнең суга унитазлар да чыдамый, 110лы канализация торбалары тыгыла хәтта. Бер кубометры су өчен 35,28 сум акчаны шушы галәмәтләр өчен түлибезме? Бу кайчанга кадәр шулай дәвам итәр? Җитәкчеләр бу хакта уйлансыннар иде, дип мөрәҗәгать итте Каенлык ягында яшәүчеләр исеменнән N. абзый.
Фото: elmasmejor

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250