Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта да торт бизнесы гөрли

Кулыннан килгәннәргә, пешерә белгәннәргә заказы булып тора, тортлары табадан төшеп тора. Торт пешерү бизнесы киң җәелеп бара.

Туйларга да катлы-катлы пешертәбез, туган көне дә калмый. Берәр мең сум дип тормыйбыз, якыннарыбызның күңелен күрер өчен бар булганын эшлибез. Кызыктырып торалар, үзебез дә кызыксынып торабыз.
Балтач кызы Лилия дә өйдә тик ятып булмас дип тотынган иде, хәзер әнә көчкә өлгереп бара, бер заказны да кире бормаска тырыша үзе. Остарганнан остара. Ничек кушасың, шулай эшли. Өстәвенә өч бала әнисе дә. Иптәше белән ике кыз, бер ул үстерәләр. Олы кызы зур инде, эшкә ярый, әнисенә тортлар пешерергә ул да булыша. Ашыкканда Лилиянең сеңлесе ярдәмгә килә.
Бу рәсемдәге тортларны да ул пешерде. Клиент сүзе закон, эретеп ябыштыручы хөрмәтенә торт пешер диделәр, пешерде. Районда тортны бер ул гына ясамый, халык Арча кызларына да пешертеп ала, Чаллы якларына да заказ бирәләр. Кыскасы, торт бизнесы гөрли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250