Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта этләр һөҗүме кабатлана

Балтачта тагын көтүләре белән этләр йөри башлады.

Хәтерләсәгез, узган ел иясез этләр төнлә шәхси хуҗалыкларга "кунак"ка кереп, бик күпсанда куяннарны, тавыкларны харап иткән иде. Берьюлы 30-50 баш куяныннан баш кагучылар да булды. Этләр безнең хуҗалыкка да зыян салды. Иртә белән торып чыксак, куян оясы янында үзәк өзгеч картинага юлыктык. Өзелгән койрык, куян йоннары тирә-якка таралган, инде исән калган куяннарның да кайсы имгәнгән, кайсы нык курыккан.
Быел тагын өерләре белән йөргән бәйсез этләр күренә башлады. Кемгә әйтергә дә белгән юк. Җирлек башлыгына да бу хакта ничәме-ничә әйтелде. Тик һәр мөрәҗәгатебез һавада эленеп кала. Иясез этләрнең кешеләр, аеруча балалар өчен дә куркыныч тудыруын онытмаска иде.
Фото: mayakarc.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250