Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта халык бәрәңге утырта башлады (фото)

Май бәйрәмнәре балтачлылар өчен уңышлы килде. Авыл халкы 8-9 май көннәрендә яшелчә бакчаларын тәртипкә китереп, китмәнләп, түтәлләр ясап куйса, бу атнаның шимбә-ялын туфрагы өлгергән хуҗалыклар бәрәңге утыртуга багышлады.

Бәрәңге булса, яшәп була. Табындагы «икенче икмәк» бит ул. Бәрәңге - халыкның төп ризыкларыннан берсе. Татар халкының күп кенә милли ризыклары бәрәңгедән пешерелә. Бәлеш, өчпочмак, мантый, кыстыбыйларны кем генә яратмый икән?! Әмма бәрәңгедән ансат кына уңыш алып булмый. Яхшы уңыш алу өчен зур хезмәт куярга кирәк. Участокны вакытында чүптән арындырып, төпләрен йомшартып, өеп кую белән генә эш бетми әле, аны колорадо коңгызыннан да саклыйсы бар. Шуңа да кайбер бакчачылар бәрәңгене агулап утырталар. Ләкин алай итеп эшкәртеп утырткан бәрәңгенең эче карая, дип әйтүчеләр дә бар. "Икенче икмәк" эссе көннәрне яратмый. Мондый вакытта аның үсеше тоткарлана. Тик көннәрнең эссе торуы, озак вакыт дәвамында температураның 30 градустан артып китүе аркасында бәрәңгенең уңышы кимергә дә мөмкин. Күп итеп су сипкән очракта да уңышны мул итеп үстереп булмаска мөмкин. Әмма сугармыйча да ярамый, югыйсә бөтенләй уңышсыз калу куркынычы бар. Аңа уртача һава торышы кирәк. Менә шундый үзенчәлекле ул бәрәңге үстерү. Ә мул уңышка ничек ирешергә?.. Сортларын, кимендә, 3 елга бер тапкыр алыштырганда, бакчаны язын-көзен сукалатканда, тишелеп чыккач тырмалаганда, төбенә өйгәндә, кортын чүпләгәндә, чүбен утаганда, кыскасы, җәй буе бакчадан кермәгәндә - бәрәңге яхшы үсә. Шуңа да "Эх, бигрәк тәмле бәрәңге" дип җырлыйбыз да инде! Чөнки эшләп ашыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250