Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта - хәләл ярминкә булды

Балтачтагы "Хәләл" Индустриаль Паркында бер айга икенче мәртәбә үтүче регионара ярминкәнең монысы, мөгаен, халыкның активлыгы, күплеге белән дә аерылып торадыр.

Димәк, райондашларыбыз бу урынны үз итә, ияләшә башлады дигән сүз. Оештыручыларның бер максаты иде бит бу. Ә төп максат - хәләл продукция җитештерүчеләрне берләштерү, Татарстандагы гына түгел, Рәсәй өлкәләрендәге эшмәкәрләрнең үзара хезмәттәшлек итүенә, тәҗрибә уртаклашуына ирешү.
Катнашучыларның күплеге, географиясенең тагын да төрләнүе, азык-төлектән тыш та күп төрле һөнәрчелек үрнәкләре булу, мәдәни өлешнең дә халыкның игътибарын җәлеп итәрлек булуы - оештыруның камиллеге турында сөйли. Безнең өчен иң сөенечлесе - ярминкәдә катнашучы райондашларыбыз - "Хәләл" Индустриаль Паркы, икмәк комбинаты, "Ива мебель" ширкәте, сөт-май комбинаты, "Бәхет" сәүдә челтәре коллективлары күптөрле продукцияләре белән, тырышып хәзерләнүләре белән аерылып тордылар. Җитештерә дә, тәкъдим итә дә беләләр, дип сөйнерлек иде.
Ярминкәдә дәрәҗәле кунаклар да күп булды. Киров, Мари Иле, Удмуртиядән килгән делегацияләрне район башлыгы Рамил Нотфуллин озатып йөрде. Алар ярминкә белән таныштылар, халык белән аралаштылар, чыгыш ясадылар.
Бәйрәмнән пакет-пакет хәләл продукция сатып алып китүчеләр дә (бәяләр кибеттәгедән шактый очсыз иде), тәмле пылау ашап, концерт карап, балалары белән иркенләп ял итүчеләр дә бихисап иде. Һәрхәлдә, бу көн райондашлар өчен күңелле бер чара, күмәк ял итү, очрашу чарасы буларак истә калгандыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250