Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта ирекле халык дружиналары тәртип саклый

Бүгенге көндә Балтач районында 18 ирекле халык дружинасы эшли.

Аның составында һәръяктан тәртипле һәм эш урыннарында үрнәк хезмәткәрләр булган 159 кеше җәмәгатьчелек урыннарында тәртип саклый. Дружиначылар полиция хезмәткәрләре белән бергә рейдларга чыга. Рейдка чыкканчы алар белән инструктаж уздырыла. Шунда ук маршрут та билгеләнә. Дружиначылар, нигездә, урамнарда, җәмәгать урыннарында, парк һәм скверларда йөриләр. Алар шәһәр халкының иминлеген саклыйлар, тәртипне күзәтәләр. Көтелмәгән хәлгә юлыккан очракта полиция хезмәткәренең рациясе аша дежур бүлек белән элемтәгә керәләр.

- Җәмәгать тәртибен бозуларга беребез дә битараф булырга тиеш түгел. Ә җәмәгать урыны - ул безнең әйләнә-тирәбез, урамыбыз, авылыбыз, һәм, ниһаять, районыбыз.

Эчке эшләр органнары белән берлектә дружина членнары эчкечелек, хулиганлык, наркомания, урлаулар һәм башка төрле хокук бозуларга каршы кискен көрәш алып барырга тиешләр. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә, балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтүдә һәм хокук тәртибен бозудан зыян күрүчегә ярдәм итүдә дә дружиначылар активлык күрсәтергә тиешләр, - ди полиция җитәкчесе урынбасары Фәнис Газизуллин.

Тәртипсезлекләрне полиция һәм авыл җирлеге хезмәткәрләре үзләре генә җайга салып бетерә алмый. Монда уртак эш кирәк. Ә ирекле халык дружиначыларына әлеге очракта көрәшнең иң алгы сызыгында булу шарт.
Фото: mvd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250