Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта кооперация яшәячәк әле

Кооператорлар ел саен июль ае башында Бөтендөнья кооперация көнен билгеләп үтәләр. Быел бу истәлекле датага 92 ел тула.

Шушы бәйрәм уңаеннан, 150дән артык кеше эшләүче район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Хәйретдин Шәйхетдинов белән сөйләштем.
- Район кооператорлары җитәкчесе булып эшли башлавыгызга ел ярым гына булса да, бу тармакта яңа кеше түгелсез дип беләм.
- Җәмгыятьнең Чепьядагы берләшмәсе коллективын дистә еллар җитәкләдем. Мактану димәсеннәр, үзгәртеп корулар вакытында да югалып калмадык. Чепьяда хәзер дә үз кибетләре челтәре булган көчле коллектив эшләвендә шул чаклардагы хезмәтнең дә нәтиҗәсе бар. Районга чакырылуымның сәбәбе дә әнә шундый коллектив туплый алу булды бугай. Чепья сәүдә берләшмәсендә бүген 13 кибет эшли. Үз хәлләрен үзләреннән дә сорыйсың мәллә?
Берләшмәдә озак еллар хезмәт куючы тәҗрибәле хисапчы Райфә Рәхимова белән сөйләштем.
- Файда керми дип эшмәкәрләр читләтеп үткән кечкенә авылларда безнең кибетләр. Вагон китереп җиһазлап яңа елда Сизнерда да кибет ачтык. Таисия Вятчина эшеннән халык канәгать. Улисьялда 1971 елдан бирле сатучы булып эшләгән Ананий Кузьмин үз урынына Марина Данилованы әзерләп китте.
Сырьяда Светлана Андреева Мельничныйдан килеп эшли иде. Хәзер Мельничныйда сата, ә Сырья кибетенә шушы авыл кызлары Неля Давыдова белән Татьяна Камашеваны әзерләп калдырды. Тагашурда Татьяна Зубарева, көн саен Курамьялдан килеп Пыжмара кибетендә сатучы Маргарита Галләмова, Нөнәгәр кибетендә эшләүче Зәлия Гарипова, Фәридә Габделхакова, Гөлнур Мөхәммәтҗанова, гомумән, сатучыларыбызның кайсын гына алсаң да эшләреннән халык канәгать, рәхмәт сүзләрен күп ишетәбез. Нөнәгәр кибетчеләре авыл халкыннан сөт җыеп тапшыруны да сүз тимәслек итеп алып баралар.
Чепьядагы кибетләр сатучылары Фәүзия Әхмәдиева, Людмила Гарифуллина, товар белгече Энҗе Зарипова, 32 ел стажлы бухгалтерыбыз Резеда Минһаҗева, гомумән, берләшмәдә эшнең көйле баруында һәркайсының өлеше бар.
- Кооперациядә керемнәр уртак хезмәттән җыеладыр инде, - дип кабат Хәйретдин Шәйхетдиновка мөрәҗәгать иттем.
- Әйе, «Икмәк» кулланучылар җәмгыятеннән кергән өлеш аеруча зур. Монда тәүлек буе диярлек өч цех эшләп тора. Ипи пешерү цехында производство мөдире Гөлсинә Мөхәммәдиева, колбаса цехында Сәрия Хуҗина, алкогольсез эчемлекләр цехында Раушания Хәкимованы ышанычлы хезмәткәрләр дип беләм. Әйдә алар турында да «Икмәк» җәмгыятендә өч дистә елдан артык хисапчы булып эшләүче Вәсилә Абдуллинадан сорыйк әле.
Вәсилә җәмгыятьнең тоткасы булган икмәк пешерүчеләр турында сөйләп китте.
- Ике сменада 9 кеше ипи пешерә. Халык йокыдан торып чыкканда кайнар ипи булсын өчен төнлә эшлиләр. Нурфия Гыйматова, Гөлшат Гыйззәтуллина, Юлия Иванова, Әлфия Зарипова, Фәридә Сәетбатталова кебек осталар ипиле итә районыбыз халкын. Фәридәне күптән түгел бөтен коллектив белән 50 яшьлек юбилее белән котладык.
Әзер ипине сатуга ике Алсу - Салихова һәм Борһанова - бик җентекләп карап чыгаралар. Ә мичтә ипинең технология буенча пешүенә операторлар Рифат Хәбибуллин, Радик Нәҗипов җаваплы карый.
Цехтагы тәртип, чисталык Гөлнара Авзалова, Сәрия Сабированың тырышлыгы нәтиҗәсе. Без ипи генә түгел, дистәдән артык төрле камыр ризыклары да тәкъдим итәбез.
Ә колбаса цехында Сәрия Хуҗина белән Дамира Әсадуллина икесе унга якын төрле продукция әзерли.
Раушания Хәкимова, Рәйсә Зарипова, Тәнзилә Хәйруллина, Илсөяр Зарипованың алкогольсез эчемлекләр, кондитер әйберләре җитештерүдә тәҗрибәләре зур. Продукция урнаштыру белән производство комбинаты шөгыльләнә. Биредә товар белгече Суфия Гарәфиева иҗади хезмәт куя.
Үзебезнең ике кибеттә сатучы Зәлфирә Гыймадиева, Кадрия Хәсәнова хезмәтенә халык гел рәхмәт әйтә.
Сүзне Хәйретдин Шәйхетдинов ялгап китте.
- Мондый рәхмәт сүзләрен чәй йорты, ашханә хезмәткәрләренә аеруча еш әйтәләр. Районда нинди генә чара үткәрелмәсен, кайдан нинди генә делегация килмәсен, алар табын хәстәрли. Сабантуйларда гына да 500 мең сумлык хезмәт күрсәттеләр. «Чәй йорты»нда цех мөдире Ризәлә Әскарова, сатучылар Раушания Гайфуллина, Фатыйма Муллагалиева, Балтачтагы ашханәдә Лидия Габидуллина җитәкләгән пешекчеләр коллективларына тәмле сый-нигъмәтләре, аларны кешегә матур итеп тәкъдим итә белгәннәре өчен рәхмәттән башка сүз юк.
Быел Сабантуйлар, гомумән, коллектив өчен бик уңышлы булды. Спиртлы эчемлекләр сатылмаса да, 2 миллион 500 меңлек, узган елгыдан күпкә артык сату итә алдык. Барлык коллективны кооператорлар көне белән котлыйм, гаилә бәхете, сәламәтлек телим. Халык өчен куйган хезмәтләренең рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын.
- Амин, шулай булсын. Ә моның өчен район кулланучылар җәмгыятенең киләчәге булу кирәк бит.
- Ул бар. Төрле түләүләребез күп булса да, әкренләп киметәбез. Район хакимияте нык теләктәшлек күрсәтә. Бюджет оешмаларына (мәктәп, бакча) продукция өчен акчаны безгә күчерүләре зур этәргеч булды. Төрле лизингларда, программаларда, күргәзмәләрдә катнашып та файда кертәбез.
Универсиадада эшләп, 860 мең сумлык җиһаз алдык. Безнекеләр әзерләгән продукцияләрне Мәскәүдә, чит илләрдә уздырыла торган күргәзмәләргә дә сорап алалар. Республика җитәкчеләре ярдәме белән кечкенә авылларга йөреп сату өчен җиһазландырылган ике машина кайтты. Берсе - Чепья, икенчесе Балтач зонасы өчен. Фәнил Гыйбадуллин, Василий Чупашев кебек шоферларыбыз инде без йокыдан торганчы авыл халкына кайнар икмәк китереп җиткерәләр.
Базаны киңәйтү мәсьәләсе дә көндәлек игътибарда. Балтачтагы ашханәгә капиталь ремонт үткәрәбез. Чәй йортының эчке ягын яңартабыз, Чепьядагы универмагның түбәсен алмаштырдык, икенче катын базар өчен җиһазлыйбыз. «Икмәк» цехына яңа җиһазлар кайтып тора. Киләчәккә өмет бар. Кооперация яшәячәк әле.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250