Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта матбугатка язылу башланды

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 1 апрельдән 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен вакытлы матбугатка язылу башланды.

"Хезмәт" газетасына язылып сез өегезгә ике газета алдырачаксыз. Чөнки газетабызның җомга саны "Атна вакыйгалары" белән тулыланып килә. Ә анда телевидение программалары, республика яңалыклары, кыскасы, илдәге иң мөһим вакыйгалар яктыртыла.

Бүгенге көндә бәяләр арту белән беркемне дә шаккатырып та, куркытып та булмый. 2016 елның икенче яртыеллыгына "Хезмәт"кә язылу бәясе 672 сум булу - газетага бирелгән язмаларның, хатларның, белдерүләрнең әһәмияте арта, дип үзебезне юатабыз. Газета бәясенең үсүе сезнең белән безнең аерылуга сәбәп булмасын иде, арту безнең кесәне калынайтуны күздә тотмый бит. Без сезнең аңлавыгызга исәп тотабыз. Язылу компаниясе барышында ташламалы язылу көннәре дә булмыйча калмас, призлар уйнатырга да исәбебез бар. Язылу чорын уңышлы үтеп, киләсе яртыеллыкта да очрашасыбызга өмет итәбез. Дуслыгыбызга сынау безне сындырмас дип өметләник!

Редакциядән: Газетаны даими алдырып килгән укучыларыбызга шулай ук матбугатка язылуның альтернатив юлы да тәкъдим ителә. Әгәр газетаны редакциядән килеп аласыз икән, ул чакта сезгә ярты елга газета бәясе бары 395 сумга гына төшәчәк. Күпкатлы йортларда яшәүчеләр күршеләре белән килешеп, килеп алуны чиратлап та оештыра алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250