Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта Питер таллары үсә

Шода авылында яшәүче Шәйдулла Габделхәев Питер талларын үрчетә.

Гомере буе Ленинград шәһәрендә яшәп, лаеклы ялга чыккач, туган авылы Шодага кайтып төпләнә ул. Кайткан чакта гомер буе яшәгән шәһәренең истәлеге булыр дип берничә тал үсентесе алып кайта. Ул еллардан инде шактый вакыт узды. Хәзер бу агачлар авылдыгы бик күп капка төбен бизәп утыра. Хәтта күрше авыллардан сорап килүчеләр дә бар. Әле алай гына да түгел, кунакка кайткан һәркем аңа кызыгып, Шәйдулла абыйга үсенте сорап килә, ул исә бик теләп аларга Питер талларының үсентесен бүләк итә. Безнең талларга караганда күпкә купшырак булган бу агач Татарстанга кайткач әнә шулай тиз арада танылу алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250