Балтачта “Рай-Җәннәт” ат спорты лагеры оештырылачак
"Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе" дигән иҗтимагый оешманың һәр районда бүлекләре эшләп килә. Шул исәптән безнең райондагы аграр яшьләр берләшмәсе дә Балтач яшьләрен берләштереп, төрле проектлар эшләп аны тормышка ашыру белән мәшгульләр.
- Күп кенә яшьләр менеджер һәм башка белгечлекләр буенча укый. Авылда мондый вакансияләр булмау сәбәпле, аларга шәһәрдә калырга туры килә. Ә шәһәрдә яшьләргә буш вакытларын күңелле һәм файдалы уздырырга мөмкинлекләр күп. Район, авыл җирлегендә яшәүче яшьләр дә мондый мөмкинлекләрдән мәхрүм калырга тиеш түгел. Шуңа да эшчәнлегебездә мәдәни юнәлешкә зур игътибар бирәбез. Тик әлегә яшьләрне тартып бетереп булмый. Авыл клубларында техник җиһазларга кытлык. Спорткомплекста инвентарь җитеп бетмәгән очраклар да бар, - ди район аграр яшьләр берләшмәсе әгъзасы, "Хыял" яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков.
Район башлыгы Рамил Нотфуллин да яшьләр проблемаларына битараф түгел, алар белән елга ике тапкыр очрашып сөйләшә, фикер алыша. Күптән түгел "Яшьләрнең мәшгүльлек клубы" дигән портал да ачылды. Анда яшьләр резюме калдыра, ә төрле оешма җитәкчеләре вакансияләр тәкъдим итә ала.
Районыбыз яшьләре чишмә төзекләндерү, зират чистарту, театр клубы оештыру буенча төрле проектлар булдыралар. Республика күләмендә уздырылган форумнарда актив катнашып, үзләрен күрсәтеп киләләр. "Кәеф" дигән яшьләр радиосы үзен Татарстан дәрәҗәсендә дә күрсәтеп өлгерде инде. Киләчәктә исә районыбызда "Рай-Җәннәт" дигән ат спорты лагеры оештыру нияте белән дә янып яши алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев