Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта шоферлыкка укучылар кимеми

Бер карасаң, Балтачта урам тулы машина, бер генә кеше дә җәяү йөрми, ахры, һәркем руль артына утырган дип уйларсың. Соңгы елларда гүзәл затларыбыз да кимен куймый.

Бөтен кеше правалыдыр, элекке ДОСААФ - бүген Балтач автомобиль мәктәбенә эш тә калмагандыр кебек. Юк, биредә укучылар кимеми икән. Әйтик, 2012 елда 506 кеше төрле категорияләр буенча, укып, права алса, үткән ел 513 кеше таныклык алган. Правага укучылар арасында хатын-кызлар күбрәк икән. Мәктәп тәмамлаучы, студент егетләр дә күп укый, соңгы елларда пенсия яшендәге өлкән апалар да активлашты, диләр. Имитиханнар катлауланса да, Арчада теориядән имтихан биргәндә, беренче керүдә үк 93-95 процент кеше тиешле хәзерлекле булуын күрсәтә, ә менә практикада - машина йөртүдә, каушап калучылар табыла, "шәһәр эчендә йөрү" пункты кертелгәннән соң, күрсәткечләр беркадәр кимрәк була, диләр. Группаларны биредә елга берничә тапкыр җыялар. Димәк, Балтачта машиналар ташкыны кимер дип көтәсе юк. Әле бит профлицейда да шоферлыкка укыталар...
Фото: http://avtoskola.rosbizinfo.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250