Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта таныштыру бюросы оешты (фото).

Район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары "Туегызга автомат кер юуу машинасы бүләк итәм", дип торганда өйләнмичә калалар ди мени?

Күпләр өчен 18нче март гадәти көн булгандыр. Ә менә кичен ЗАГС бүлегендә үткәрелгән очрашу кичәсенә килгәннәр өчен беренче кат очрашу, үзара танышу көне буларак истәлекле булды. Бу көнне ЗАГС бүлеге мөдире Зөһрә Әхмәтханова һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтачтагы бүлекчәсе җитәкчесе Зөлфирә Камалова тырышлыгы белән район тарихында беренче тапкыр таныштыру бюросы оештырылды.
Биредәге чарага районыбыз җирлегендәге 30 яшьтән югары булган буйдаклар, тормышка чыкмаган кызлар чакырулы иде. Иң элек тантаналы рәвештә Борнак авылында гомер итеп, алтын туйларын билгеләп үтүче Гадения һәм Мөбәракҗан Гарифҗановлар белән таныштыру булды. 4 бала тәрбияләп үстергән, инде оныкларын сөюче, иңгә-иңне куеп, 50 ел бергә яшәүче әлеге гаилә биредә утыручы яшьләргә өлге иде. Шулай ук Чутай авылыннан килгән Нәкыйп абый, Соснадан Ягъфәр Хәбибуллинның да киңәшләре, теләкләре урынлы яңгырады. Тальян, гармун моңнарына үрелеп җырлар башкарылды. Шушы истәлекле мизгелләрне күзәтеп утырган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов:
- Районыбызның демографик хәлен уңай якка хәл итүдә мондый клуб оештыру бик кирәк иде. Һәркемнең дә тулы тормышта яшәргә, гаилә корып, балалар үстереп яшәргә хакы бар. Танышыгыз, аралашыгыз! Бу бюро махсус шуның өчен оеша. Шушы клубка килеп, үзенең тиң ярын очратып, гаилә корсалар бик яхшы булыр иде. Беренче булып өйләнешкән парның туена шәхси акчама автомат кер юуу машинасы бүләк итәм" - диде.
Әлеге сүзләр өмет уятты, ахрысы. "Тагын кайчан очрашабыз соң", дип инициатива күрсәтүче егетләр булды. Уеннар уйнап, чәй табыны артында гапләшеп тә алгач, күңелләре тагын да ачылып китте. Инде күптәнге танышлар кебек аралаша, кайберләре телефон номерлары белән алмаша ук башлады. Әйе, нәкъ менә шул максатны тормышка ашырырга, бертөсле генә агучы тормышларына ачык төсләр, яңа танышлар өстәүдә бит инде бу чараны оештыру да.
- Шулай да әлеге даирә кешеләренә читтәрәк калу, оялу һәм серлелек хас. Гадәттә, мондый очрашуларга егетләрне җәлеп итү авырлык белән башкарыла, ә монда киресенчә, егетләр күбрәк килгән. Алар кыюрак та күренә, кызлар әллә берничә генә булганга, башлап сүз әйтергә кыймый торалар. Беренче тапкыр булганлыктан, очрашуга 30 - 40 яшьлекләрне дәштек. Барлыгы 15 кеше килде. Алга таба үз тиң ярын эзләүче өлкәннәребезне дә чакырачакбыз. Теләгебез клуб буларак оешу, - дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Зөлфирә ханым Камалова.
Гаилә кору - җитди һәм җаваплы эш. Таныштыру бюросының эшчәнлеге башлану хәерле сәгатьтә һәм дәвамлы булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250