Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта яңгыр кайда яуган, кайда юк…

23 көнне кичке сәгатьләрдә Балтач күген күгелҗем кара болытлар каплап алды. Бик куркыныч булып, күк күкрәтеп, яшеннәр яшьнәтеп килгән болытлар акрынлап таралып та бетте.

Бакчага су сибәсе булмас инде дип, бик өметләнеп көтсәк тә, Балтач бистәсендә бер бөртек тә яңгыр төшмәде. Ә менә Килидә әйбәт кенә явып үтте, күк йөзен балкытып Салават күпере дә чыкты, ди Резеда ханым. Бөрбашта да бик яхшы гына, тыныч кына явып үтте, ди Тәнвир Галимов. Яңгыр болытларын урман тартып китергәндер мөгаен, Алан авылында да явып үткән, "Яңгыры да кешесенә карап кына ява ахрысы, бездә озак яумады үзе. Җәйге яңгыр кыска була бит ул. Ә кайбер якларда чиләкләп орган диләр", ди Фәрит әфәнде. Чынлап та, Сизнер, Нөнәгәр белән Комзавод авылларында бик каты яуды, чиләкләп орды, яшеннәр яшьнәде, диләр шул як авыл халкы. Ә ерак түгел генә урнашкан Смәел, Чутайда аз гына явып, җирне чылатып, тузанны басып кына китәрлек булды. Салават күпере чыкты, балалар шуңа сөенде, диләр. Чепья авылында яшәүче Петр Чернов "Бездә бер тамчы да төшмәде, бик көткән идек", ди. Шулай ук Көшкәтбаш, Шода, Кенәбаш авыллары да коры калган. Шубан, Арбаш, Карадуганда исә "Бездә яңгыр кичке бишләрдә үк явып үтте. Кояшлы, җылы яңгыр иде бу! Яшелчәләргә, бәрәңгеләргә, кырдагы игеннәргә шифасы тисен", дип шатлана авыл халкы.

Фото: samlib

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250