Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта яшәүче Нурания Зиннәтуллинага орден тапшырдылар

Балтачта яшәүче Нурания Зиннәтуллинаны шушы көннәрдә "Рәсәй кулланучылар кооперациясе үсешенә керткән өлеше өчен"ордены белән бүләкләделәр.

Бүләкләү тантанасында Татарстан кулланучылар союзы җитәкчесе Мәхмүт Фәттәхов, Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин, район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Хәйретдин Шәйхетдинов катнашты.
Нурания Касыйм кызы Зиннәтуллина мәктәпне тәмамлаганнан алып, лаеклы ялга киткәнче райпо системасында эшли.
- Мин райпога өйрәнчек булып эшкә урнаштым. Ул чактагы җитәкче Шакир Вәлиев, баш бухгалтер Гариф Садыйковлар зур ярдәмчеләрем булды. Иңне-иңгә куеп эшләгән Әлфия Гайнетдинова, Мөслимә Камалиевалар белән бүген дә аралашым яшим. Кызганычка каршы, Мәдехия Гобәйдуллина белән Илгизә Җамалиевалар инде арабызда юк, - ди Нурания ханым.
Хезмәттәшләрен генә түгел, эшләгән елларын,сәүдә өчен бик авыр чорда да план үтәгәннәрен дә җылы итеп искә алды әңгәмәдәшем. Хезмәте өчен бирелгән әлеге орденның авырлыкларны, каршылыкларны җиңеп эшләгән чорда бирелмәве генә кызганыч. Ә Нурания ханым үзе бухакта:
- Рәхмәт, онытмыйча, хезмәтемне бәяләгән өчен, - ди.
Шулай шул, соң булса да, уң булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250