Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта яшәүче туганымны эзлим

Әллә декабрь ахырында, әллә гыйнвар башында миңа бер хатын-кыз шалтыратты.

«Мин Балтачтан. Җомга көнне сезгә килеп чыгарга уйлап торам», - диде. Мин аңа адресымны әйттем. Ничек килергә икәнен өйрәттем. Тик күпме генә сорасам да, ул үзенең кем икәнен әйтмәде. «Очрашкач күрерсең», - диде. Сюрприз ясарга уйлагандыр, күрәсең.
Ишетүемчә, ул алдарак туган авылым Кәчегә дә кайткан. Ерак туганнарыбызга барып, телефон номерын шуннан алган. Бик күрәсем килә, дигән. Үзенең кем икәнен аларга да әйтмәгән. Шуннан бирле бер хәбәре дә юк.
Безнең әти-әниебез бик яшьли үлде, җиде бала ятим калдык. Шуңа күрә туганнарыбызны бик белеп тә бетермибез. Шуннан кадәр килеп эзләп йөргәч, авылга да кайткач, берәр якын кешебез булгандыр дип уйлыйм. Мин шул көннән бирле анны көтәм дә, көтәм. Йә шалтыратыр, йә килеп керер сыман. Авырып китмәдеме икән дип тә хафаланам.
Бәлки газетадан минем хатымны укыр.
Фото: http://www.sunhome.ru/cards/114479

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250