Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта яшен берьюлы җиде хуҗалыкка зур зыян салды

Бу җәйдә яшенле яңгырлар бөтенләй булмаган иде. Җил-су белән бәйле хәвеф-хәтәрләр, һәлакәтләр дә, шөкер, моңа кадәр безне читләтеп үтте.

Әмма 10 август төне берьюлы дистәгә якын гаиләгә зур сынау алып килде. Яшен сугып, Балтач һәм Шеңшеңәр авылларында җиде хуҗалык янды.
- Безгә беренче сигнал Шеңшеңәрдән төнге сәгать 1 тулып 16 минутта алынды, - ди район янгын сүндерү участогы җитәкчесе Таһир Бариев. - Раиф Салихҗанов хуҗалыгында абзар-куралар яна, яшен сукты, дип хәбәр иттеләр.
Янгын бер-берсенә терәлеп диярлек торган абзар-куралар буйлап, ике якка да бик тиз тарала. Көчле ут үзәктә калган ике йортны дә аямый. Нәтиҗәдә Әхмәтхановлар, Гарифуллиннарның бөтен йорт-җирләре, Салихҗановлар, Габбасовларның өйдән кала барлык каралтысы минутлар эчендә кара күмергә әйләнә.
Шеңшеңәрдәгеләр янгын белән көрәшкән мәлдә, нибары ярты сәгать аерма белән, Балтачта яшәүче Габдрахмановлар сараен да яшен суга.
- Сәгать төнге бер тулып үткәч, бик көчле күк күкрәде, яшен яшьнәде. Ә бераздан сарай түбәсеннән ут күренде, - ди шаһитлар. Биредә дә ут бер-берсенә терәлеп торган өч сарайга бик тиз күчә, өстәвенә абзар-куралардан 3 метр читтә генә булган ике фатирлы йортның мансардасына да «сикерә»...
Әлегә белгечләр яшен китергән зыянны исәпли. Әмма бу гаиләләргә килгән хәсрәтне, матди югалтуны якынча күзаллап була. Ут бик тиз таралганлыктан, зыян күрүчеләр бер кат өс киеме белән урамда кала, гомер буе җыйган дәүләтләре дә, кием-салым, мал-туарлар да... ут эчендә юкка чыга. Ә урамда инде август уртасы, салкын көзләргә дә ерак түгел. Аңа кадәр ничек тә бу гаиләләрне йорт-җирле, каралтылы итәсе иде.
- Янгында зыян күрүчеләргә социаль яклау бүлеге аша акчалата ярдәм биреләчәк. Райондагы «Хәйрия» кибете, «Хәйрия» изгелек фонды аша да ярдәм күрсәтеләчәк, - ди район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина.
Хөрмәтле райондашлар! Без әле үткән ел Аланда булган фаҗигане онытмаган идек. Ул чакта бөтен район бердәм булып күтәрелде, кулдан килгәнчә булышлык күрсәтте. Бүген авыр хәлдә калган гаиләләр дә сезнең ярдәмгә мохтаҗ. Аларга акчалата да, кием-салым, азык-төлек, урын-җир әйберләре белән дә ярдәм итәргә була. Башкалар хәсрәтенә битараф булмаган кешеләрне бу изге эштә катнашырга чакырабыз.
Фото: http://pants-1.ru/molniya-zigzag/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250