Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Балтачта юллардагы чокырларны ямау эшләре җитез бара

Балтач юлларындагы чокыр-чакырларны ямауга «МДСУ-1» оешмасы 2 атна элек кереште.

Иң элек Балтач бистәсенең Ленин урамындагы, Казан-Малмыж, Балтач-Әтнә юлындагы (Чепья тирәсе) зуррак, куркынычрак чокырлар ямалды. Чокырлы урыннарны тигезләү өчен салкын асфальт кулланылды. Һава торышының кинәт үзгәрүе әлеге эшчәнлеккә аяк чалды. Көннәр уңайлану белән юлчылар кабат ремонт эшен дәвам итәчәк. Ә менә чокырларны кайнар асфальт белән тигезләү өчен көннәрнең җылынуы кирәк, диләр. Бу исә апрель ахырлары булыр дип көтелә. Аннан тыш, Бөрбаш-Яңгул, Чепья-Сизнер-Смәел, Балтач-Пыжмара-Әтнә юлларына вак таш түшәләчәк. Бу эш шулай ук көннәр җылытып, чокырларда сулар кипкәч башкарылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250